Бу атнада Татарстан Республикасы буенча Сәламәт яшәү атналыгы уза. Бөтендөнья сәламәтлек көненә багышланган бу атна кысаларында 7 апрель көнне Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат йорты территориясендә хезмәткәрләр һәм яшәүчеләр арасында «Тормышка 10000 адым» акциясе уздырылды.