Сәхнәдә бары тик ир-атлар - бәйрәм концерты

2024 елның 13 марты, чәршәмбе

   Язның беренче  нурлы бәйрәменә багышланган бәйрәм концерты 8 мартта Кече Шыңар мәдәният йортында узды. Концертны алып баручылар барлык катнашучыларны яз, мәхәббәт һәм өмет бәйрәме белән котладылар, хатын - кызларга сәламәтлек, матурлык, иминлек, сабырлык һәм мәхәббәт теләделәр. Сәхнәдә бары тик ир-атлар башкаруында гына танылган хитлар яңгырады! Музыкаль программа  алып баручыларның шаяртулары белән тулыланды! Чарада катнашучылар-ир-атлар, егетләр, яшүсмерләр һәм малайлар үзләренең талантлы, якты образлары белән балкып тордылар. Сәхнәдән  күңелгә үтеп керерлек  җырлар, шаяртулар  биюләр белән аралашып барды. Чара дәвамында залда бәйрәм хисе һәм яхшы кәеф хөкем сөрде. Концерттан җыелган акчалар махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итүгә юнәлдереләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International