Яз белән бергә безгә иң назлы, иң матур бәйрәм – 8 Март Халыкара хатын-кызлар көне килә.

2024 елның 13 марты, чәршәмбе

8 Март-Халыкара хатын-кызлар көне, ул кешелекнең матур яртысы үз адресына бүләкләр һәм теләкләр кабул иткән вакыт.

 7 март көнне Сабабаш авыл клубында мәктәп укучылары һәм "Кояшкай" балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар көче белән әзерләнгән "Әниемнең җылы кочагы" дип аталган бәйрәм концерты булып узды. Бәйрәмдә балалар әниләрен котлап матур шигырьләр, җырлар һәм клубта эшләп килүче бию түгәрәгендә өйрәнгән берсеннән берсе матур биюләре белән әниләрен сөендерделәр. Бәйрәм күңелле һәм үзенчәлекле булуы белән әти-әниләрнең күңеленә хуш килде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International