2024 нче елның 10 март көнендә “Сабантуй” стендлы ату үзәгендә Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган спортинг-компакт буенча ярышлар булып узды. Әлеге ярышта “Сабантуй” спорт мәктәбеннән, Казан, Алабуга, Әгерҗе шәһәрләреннән, Киров өлкәсеннән, Чувашия һәм Удмуртия республикаларыннан килгән спортчылар көч сынашты.
Ярыш барлыгы 3 категориядә үтте:
“А” категориясе – “КМС” һәм аннан югарырак категорияләре булган спортчылар;
“В” категориясе – разрядлы спортчылар;
“С” категориясе – разрядлары булмаган спортчылар;
Спортинг ату буенча “Татарстан Республикасы” кубогының 3 нче этабы җиңүчеләре һәм призлы урыннарга лаек булучылар:
“А” категориясендә:
1 урын – Ревякин Александр (Киров шәһәре)
2 урын – Блажин Станислав (Киров шәһәре)
3 урын – Садыков Салават (“Сабантуй” спорт мәктәбе)
“В” категориясендә:
1 урын – Безденежных Александр (Волжск шәһәре)
2 урын – Александров Евгений (Ижау шәһәре)
3 урын – Решетников Виталий (Киров шәһәре)
“С” категориясендә:
1 урын – Абдуллин Сәрим (“Сабантуй” спорт мәктәбе)
2 место – Рябов Максим (Ижау шәһәре)
3 место – Блажина Виктория (Киров шәһәре)
Җиңүчеләр һәм призлы урын алучылар грамота, медаль һәм кубоклар белән бүләкләнделәр. Спортчыларыбызны җиңүләре белән котлыйбыз һәм алга таба да уңышлар теләп калабыз.