«Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат йорты» дәүләт казна учреждениесендә Ватанны саклаучылар һәм Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган «Февромарт» дип исемләнгән могҗизалы бәйрәм.

2024 елның 9 марты, шимбә

6 нчы март көнне «Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат йорты» дәүләт казна учреждениесендә Ватанны саклаучылар һәм Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган «Февромарт» дип исемләнгән могҗизалы бәйрәм узды. Әлеге ике бәйрәмне без барыбыз да бик яратабыз һәм түземсезлек белән көтәбез.                                                                                 

Бу көнне без кадерле әтиләребезне һәм яраткан әниләребезне котладык. Бәйрәмдә балалар ярыштылар, җырлар җырладылар, биеделәр һәм шигырьләр сөйләделәр. Бәйрәм уен формасында узды һәм төрле эстафеталардан торды. Ата-аналар конкурсларда һәм ярышларда бик теләп катнаштылар. Бәйрәм катнашучыларга да, балаларның чыгышын карарга килгән һәркемгә дә шатлык китерде. Ә балаларга бүләк кунакларның көчле алкышлары булды. Икеләтә бәйрәм күңелле һәм тату үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International