Бүген Финанс – бюджет палатасы кызларын сюрпризлар ишек төбеннән үк көтә иде. Җитәкчебез Шәмсун Әкбәр улы Сөнгатов белән Леонид Ильич Брежнев ләлә чәчәкләре белән каршы алды безне.
Бәйрәм уңаеннан оештырылган кичә дәвам итеп, Шәмсун Әкбәрович кызларга иң матур теләкләрен җиткерде. Зөлфәт Саматов, Талип Шамсиев, Булат Нәҗипов, Айзат Гараевлар үзләренең иң матур җырларын бүләк иттеләр. Хезмәттәшебез Рамил Шакировтан ирешелгән шигъри юллар да беркемне дә битараф калдырмады. Җыр – моңнар белән бергә бүләкләр дә кызлар күңеленә хуш килде.