"Саба район үзәк хастаханәсе" хезмәткәрләре сәламәтлек саклау ветераннарын Өлкәннәр көне белән котладылар.
Районда узучы традицион чара - 50 һәм 60 ел бергә яшәүче парларның юбилейларына багышланган тантана уңаеннан Мичән урта мәктәбендә тарих һәм җәмгыять укытучысы булып эшләп лаеклы ялга чыккан Сафиуллин Ринат Ислам улы һәм аның тормыш иптәше күп еллар авыл фельдшеры булып эшләгән Тәгъзимә апаны Алтын туйлары белән тәбрикләп, Мичән авыл җирлеге башлыгы Гараев А.А, төп мәктәп директоры Шайхлисламов Б.Ф., авыл фельдшеры Зәйнетдинова Гөлшаһидә килделәр. Алар үзләренең иң изге теләкләрен җиткерделәр, район хакимиятенең бүләкләрен тапшырдылар. Шулай ук җитәкчелектән дә чәчәк, истәлекле бүләкләр тапшырылды.
«Нәфис» фонды Татарстаннан свода катнашучыларның гаиләләрен ярты еллык азык-төлек һәм көнкүреш химиясе запаслары белән тәэмин итте. Хәйрия акциясе республиканың барлык шәһәрләрен һәм районнарын колачлады, ә гуманитар ярдәмнең гомуми авырлыгы 380 тонна тәшкил итте. Эш ике ай дәвамында – июль ахырыннан сентябрь ахырына кадәр алып барылды. Масштаблы акциянең инициаторы РФ Дәүләт Думасы депутаты Ирек Богуславский булды.
«Яшьлек» яшьләр үзәге өлкәннәрне бәйрәм белән котлады.
27 сентябрьдә безнең приют Кайбычта «Өлкәннәр көне " көзге бәйрәменә багышланган бәйрәм чарасында катнашты. Бәйрәмдә безнең приют педагоглары төрле мастер-класслар: тәлинкәләргә рәсем ясау, татар милли тәсбихләре һәм агач шкатулкалар ясау мәйданчыгы оештырды. ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары Юлия Ивановна Абдреева һәм Кайбыч районы Башлыгы Альберт Илгизәр улы Рәхмәтуллин чараның мәртәбәле кунаклары булдылар. Бәйрәм чарасы барышында укытучыларыбыз мастер-классларда үзләренең осталыкларын күрсәттеләр, барлык кунакларны һәм халыкны да аларга җәлеп иттеләр, барысы да бу чарада актив һәм рәхәтләнеп катнаштылар.
Районда узучы традицион чара - 50 һәм 60 ел бергә яшәүче парларның юбилейларына багышланган тантана уңаеннан, Финанс–бюджет палатасында эшләп, лаеклы ялга чыккан Лида Малих кызы һәм аның тормыш иптәше Ренат Юсуповларны Алтын туйлары белән тәбрикләп, Финанс – бюджет палатасы рәисе Шәмсун Әкбәр улы Сөнгатов бүләкләде һәм үзенең иң изге теләкләрен җиткерде.
Паникасыз - барысы да план буенча.
2 октябрьдә илнең барлык төбәкләрендә хәбәр итү системасын тикшерәчәкләр. Бер генә минутка радио һәм телеканаллар эфиры алмаштырылачак. Гражданнар оборонасы "Барысына да игътибар!" сигналын шулай бирә.
Өлкәннәр көне уңаеннан Олы Арташ «Карлыгач» балалар бакчасы шушы бакчада эшләп чыккан өлкәннәрне котлап,бүләкләр тапшырып кайттылар.
Ел саен 1 октябрь көнне районда алтын һәм зөбәрҗәт парларны тәбрикләү тантанасы була. Быел безнең җирлектән бергә гомер итүләренең 50 еллыгын Хөснетдиновлар гаиләсе билгеләп үтә. Илсур Мансур улы һәм Дәмдәмия Гали кызы 1974 елның март аенда гаилә корып яши башлыйлар һәм 4 бала тәрбияләп үстерәләр. Алар икесе дә авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт куйганнар. Бүген аларны шушы матур дата белән тәбрикләргә авыл җирлеге башлыгы А.К.Сафин, эш урыныннан җитәкче Р.Р. Шәймәрданов һәм шулай ук балалары, туганнары килгән иде.