ЯҢАЛЫКЛАР


2
октябрь, 2024 ел
чәршәмбе

Билгеле булганча, 1 октябрь –Халыкара өлкәннәр көне. Бу бәйрәм хөрмәтенә районда 50 һәм 60 ел бергә яшәгән гаиләләр белән тантаналы чара үткәрелә. Быел чара 1 октябрьдә "Ильвина" ресторанында узды. Әлеге тантаналы чарада Тимершыктан Галимҗановлар гаиләсе, Кызыл- Мишәдән Галимовлар гаиләсе, Миңгәр авылыннан Давытовлар гаиләсе катнашты.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

Арташ авыл җирлеге башлыгы  җирлеккә күчеп кайткан, оешмалары ябылган һәм авыл җирлеге пенсионерларын Халыкара өлкәннәр көне белән котлады һәм аларга азык-төлек пакетлары тапшырды.

Тэги: Арташ авыл җирлеге

Октябрь башында өлкәннәр көненә багышланган бәйрәмне билгеләп үтү матур традициягә әверелде. Бу көнне уздырыла торган бәйрәм чаралары ветераннарга рухи ял итәргә, аралашырга, ялгызлыкны җиңәргә мөмкинлек бирә. 1 октябрь көнне Кызыл-Мишә мәдәният йортында, китапханәче белән берлектә, өлкәннәр көне уңаеннан, «Чын йөрәктән» дип исемләнгән бәйрәм кичәсе үткәрелде. Үзешчән сәнгатьтә катнашучылар, мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре кунакларны үзләренең матур җырлары һәм шигырьләре белән сөендерделәр. Яшь артистлар барысына да күңел күтәренкелеге, сәламәтлек һәм аяз көннәр теләделәр. Шулай ук бәйрәм кичәсендә 70-75-80-85-90 яшьлек юбилярлар тәбрикләнде, аларга истәлекле бүләкләр тапшырылды, залда рухи җылылык һәм шатлык атмосферасы хөкем сөрде. Бәйрәм чәй өстәле артында дәвам итте. Өлкәннәребез бер-берсе белән рәхәтләнеп аралаштылар, шатлыклары белән уртаклаштылар, өстәл артында яраткан җырларын да башкардылар. Бәйрәм рухы беркемне дә битараф калдырмады. Барысы да чын күңелдән ял итеп, проблемалары турында онытып, бик күп уңай эмоцияләр алдылар.

 

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

Олы Кибәче авыл җирлегендә ике урында су торбасында авария булды. Саба күптармаклы җитештерү предприятиесе эшчеләре тиз арада эшне башкарып киттеләр.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

Олы Кибәче авыл җирлеге башлыгы А.К.Сафин җирлеккә күчеп кайткан, оешмалары ябылган һәм авыл җирлеге пенсионерларын Халыкара өлкәннәр көне белән котлады һәм аларга азык-төлек пакетлары тапшырды. Шулай ук Лесхоз картлар йортында тәрбияләнүче безнең җирлек кешесе Шәймәрданов Зөфәр абый янында булып, аңа да бәйрәм күчтәнәче тапшырды.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

Госуслуги.Дом мобиль кушымтасы

"Синең йортың синең кулыңда"

- Идарәче оешмадан җаваплар алыгыз

- Өй чатларында сорауларны чишегез

- Гомумйорт җыелышларында катнашыгыз.

Тэги: окс ОКС

1 октябрь көнне Байлар Сабасының “Ильвина” ресторанында традицион чара - 50 һәм 60 ел бергә яшәүче парларның "Алтын һәм Бриллиант" юбилейларына багышланган тантана үтте.   Әлеге күркәм чарада яшь парлар – агымдагы елның август аенда гына гаилә корып яши башлаган Алинә һәм Фаил Мәҗитовлар да катнашты. Яшь парны Саба муниципаль районы Башлыгы Рәис Нургалиевич Миннеханов тәбрикләде һәм бүләкләр тапшырды. Ярты гасырны бергә кичкән өлкәннәрдән дә яшьләр адресына ихлас теләкләр, гаилә кыйммәтләрен саклап калырлык, бу хисләрне балаларына, оныкларына, оныкчыкларына күчерерлек киңәшләр дә яңгырады.

Халыкара Өлкәннәр көне

Тэги: Саба шәһәр җирлеге

Өлкәннәр көне уңаеннан Олы Арташ төп гомуми белем бирү мәктәбе директоры Гайбадуллин Илнур Бакый улы, шушы мәктәптә эшләп, лаеклы ялга чыккан хөрмәтле кешеләребезне бәйрәм белән котлады. Аларга алга таба да саулык-сәламәтлек, бәхетле озын гомер телибез.

Тэги: Арташ авыл җирлеге

1
октябрь, 2024 ел
сишәмбе

Халыкара өлкәннәр көне-буыннар дәвамчанлыгы, иҗади хезмәт кыйммәтләре, өлкән яшьтәге кешеләрнең тәҗрибәсе һәм зирәклеге турында искә төшерү өчен билгеләнгән үзенчәлекле дата. Татарстанда 935 меңнән артык өлкән кеше яши.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International