Халыкара Өлкәннәр көне

2024 елның 2 октябре, чәршәмбе

Кичә, 1 октябрь, -  Халыкара Өлкәннәр көне. Гомер буе хезмәттә кайнаган, тормыш авырлыкларын иңнәрендә күтәргән өлкән буын гомер көзләрендә зур игътибарга, хөрмәткә лаек. Менә шушы уңайдан без үзебезгә кунакка мәктәпкә әзерлек төркеме балаларының әби-бабайларын, дәү әни-дәү әтиләрен чакырдык. Балалар үзләренең рәхмәт сүзләрен, изге теләкләрен шигырь һәм җырлар, матур биюләр аша җиткерделәр, ярату билгесе итеп, үз куллары белән ясаган открыткаларны тапшырдылар. Бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте. Бу очрашу барыбызның да күңелләренә җылы һәм якты хатирә булып кереп калды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International