1 октябрь көнне Байлар Сабасының “Ильвина” ресторанында традицион чара - 50 һәм 60 ел бергә яшәүче парларның "Алтын һәм Бриллиант" юбилейларына багышланган тантана үтте. Әлеге күркәм чарада Юлбат авыл җирлегендә яшәүче яшь парлар – агымдагы елның август аенда гына гаилә корып яши башлаган Алинә һәм Фаил Мәҗитовлар да катнашты. Яшь парны Саба муниципаль районы Башлыгы Рәис Нургалиевич Миннеханов тәбрикләде һәм бүләкләр тапшырды. Ярты гасырны бергә кичкән өлкәннәрдән дә яшьләр адресына ихлас теләкләр, гаилә кыйммәтләрен саклап калырлык, бу хисләрне балаларына, оныкларына, оныкчыкларына күчерерлек киңәшләр дә яңгырады.
Түбән Шытсу авылында яшәүче Галявиев Әмин Галяви улы һәм Галявиева Фәүзия Корбан кызының гаилә корып яши башлауларына быел 69 ел.
Алар 1955 елның 20 мартында гаилә корып яши башлыйлар. Әмин абый башта колхозда төрле эшләрдә, Фәүзия апа сыер савучы булып эшли. 1963 елда алар Пермь өлкәсенә күченеп китәләр. Анда Әмин абый 25 ел шахтер булып, Фәүзия апа балалар бакчасында җыештыручы булып эшли.
Гаиләдә бер-бер артлы 4 бала дөньяга килә. Балаларына үрнәк тәрбия биргән Әмин абый һәм Фәүзия апа. Балалары тормышта үз урыннарын табып, төрле тармакларда тырышып хезмәт куялар.
1995 елда Галәвиевлар гаиләсе кире туган якларына кайтып төпләнә. Лаеклы ялда булуына карамастан Әмин абый колхозда эшчәнлеген дәвам итә: фермада, ындыр табагында каравылда тора. Әмин абый хезмәт һәм тыл ветераны, Фәүзия апа да хезмәт ветераны.
Бүгенге көндә Әмин абый Фәүзия апа белән тигезлектә бәхетле гомер кичерәләр. Аларның 6 оныклары 11 оныкчыклары бар.
Киң күнелле, ярдәмчел Әмин абый белән Фәүзия апа күршеләренә һәм авылдашларына гел игелек кылып яшиләр, шуна күрә аларны авылдашлар бик хөрмәт итә.
1 октябрь көнне Байлар Сабасының “Ильвина” ресторанында традицион чара - 50 һәм 60 ел бергә яшәүче парларның "Алтын һәм Бриллиант" юбилейларына багышланган тантана үтте. Әлеге күркәм чарада Юлбат авыл җирлегеннән Билаловлар гаиләсе дә катнашы. Юбилярларны Саба муниципаль районы Башлыгы Рәис Миннеханов бәйрәм белән котлады, бүләкләр тапшырды. Оешма җитәкчеләре, юбиляр парларның балалары тәбрикләде. Без юбилярларга бәхет, сәламәтлек һәм тагын күп еллар бергә булуларын телибез! Һәр көн шатлык һәм елмаю белән тулы булсын!
1 октябрь көнне Байлар Сабасының “Ильвина” ресторанында традицион чара - 50 һәм 60 ел бергә яшәүче парларның "Алтын һәм Бриллиант" юбилейларына багышланган тантана үтте. Әлеге күркәм чарада Юлбат авыл җирлегеннән Хәсәновлар гаиләсе дә катнашы. Юбилярларны Саба муниципаль районы Башлыгы Рәис Миннеханов бәйрәм белән котлады, бүләкләр тапшырды. Оешма җитәкчеләре, балалары тәбрикләде. Без юбилярларга бәхет, сәламәтлек һәм тагын күп еллар бергә булуларын телибез! Һәр көн шатлык һәм елмаю белән тулы булсын!
Югары Шытсу авылында яшәүче Фарляхов Гаптеләхәт Тимершаех улы һәм Фарляхова Әлфия Равил кызы быел үзләренең алтын туйларын бәйрәм итәләр. Алар 1974 елның 27 июнендә гаилә коралар.
Гаилә коргач, алар Караганда шәһәренә китеп урнашалар. 1977 елда кабат туган якларга кайтып төпләнәләр.
Гаптеләхәт абый гомер буе “Беренче Май” колхозында механизатор булып эшләп, лаеклы ялга чыккан. Әлфия апа 1977 елдан“Беренче Май” колхозында төрле эштә, 1979-1982 елларда Түбән Шытсу мәктәбендә повар булып, 1983 елдан 2010 елга кадәр, лаеклы ялга киткәнче Югары Шытсу фермасында эшләгән.
Тырыш хезмәтләре өчен Гаптеләхәт абый һәм Әлфия апа күп бүләкләр, мактау кагәзьләренә ия булганнар.
Гаиләдә бер-бер артлы ике бала дөньяга килә. Балалары тормышта үз урыннарын табып, төрле тармакларда тырышып хезмәт куялар. Тәртипле, эш сөючән, шафкатьле, һәрвакыт ярдәмгә мохтажларга булышучы итеп тәрбияли аларны Гаптеләхәт абый белән Әлфия апа.
Гаптеләхәт абый һәм Әлфия апа бүгенге көндә Югары Шытсу авылында гомер итәләр. Аларның 5 оныклары,3 оныкчыклары бар.
Киң күнелле, ярдәмчел Гаптеләхәт абый белән Әлфия апа күршеләренә һәм авылдашларына гел игелек кылып яшиләр, шуна күрә аларны авылдашлар бик хөрмәт итә.
Киләсе көннәрне дә алар парлашып, куаныч белән каршы алсыннар иде.
1 октябрь көнне Лесхоз мәдәният йортында өлкәннәр көне уңаеннан «Үткән гомерем бер мизгел» дигән концерт программасы булып узды. Анда Лесхоз мәдәният йорты һәм китапханә, Сабабаш һәм Туктар авыл клублары, Мишә авыл җирлеге оешмалары катнашты. Хөрмәтле кунакларыбыз бәйрәм өстәле артында концерт карадылар. Чара башында бистә имам-хатибы Әхмәт хәзрәт һәм Мишә авыл җирлеге башлыгы Гатиятуллин А.Х. өлкән буын вәкилләренә мәдәният үзешчәннәре һәм Татарстанның атказанган артисты Тәслимә Низами җылы котлаулар һәм теләкләр белән мөрәҗәгать иттеләр. Бәйрәм дәвамында өлкәннәр үз адресларына чын күңелдән нык сәламәтлек, озын гомер, яхшы кәеф теләүләрен ишеттеләр. Бәйрәм күңелгә ятышлы һәм өйдәгечә игелекле булды. Кадерле өлкән буын вәкилләре! Сезгә чын күңелдән сәламәтлек, бәхет һәм озын гомер телибез! Тагын бер тапкыр Сезне бәйрәм белән!
Күп кенә илләрдә ел саен 1 октябрьдә Өлкәннәр көне билгеләп үтелә, ул өлкән буын кешеләренә хөрмәт һәм кайгыртучанлык күрсәтү максатыннан үткәрелә. Әлеге бәйрәм кысаларында 30 августта Сабабаш авыл клубында Лесхоз мәдәният йорты һәм Туктар авыл клубы хезмәткәрләре белән берлектә «Үткән гөмерем бер мизгел»дигән концерт узды. Бу концерт өлкән яшьтәге кунаклар өчен дә, оештыручылар һәм башкаручылар өчен дә чын бәйрәмгә әверелде. Чара җирлек башлыгы Гатиятуллин Азат Хөрмәт улының сәламләү сүзләреннән башланып китте, ул өлкәннәргә тормыш тәҗрибәләре һәм зирәклекләре өчен рәхмәт белдерде. Аннары сәхнәгә мәдәният хезмәткәрләре, балалар бакчасы балалары һәм мәктәп укучылары чыктылар, алар тамашачыларга онытылмас тәэсирләр бүләк иттеләр. Концерт барышында төрле еллардагы популяр җырлар яңгырады, алар кунакларда яшьлек хатирәләрен һәм шатлыклы хисләр уятты. Өлкәннәр бәйрәм атмосферасына актив кушылдылар, җырладылар һәм башкаручыларга кул чаптылар. Бәйрәм якты һәм күркәм вакыйгага әверелде, ул безгә өлкәннәргә карата ихтирам һәм кайгыртуның мөһимлеген искә төшерде. Музыка төрле буыннарны берләштерде һәм катнашучыларның йөрәкләрен шатлык һәм җылылык белән тутырды. Бу хатирәләр һәркемнең йөрәгендә озак еллар саклансын,күңелебздә һәрвакыт яшьлек җырларын искә төшерсен.
Ике басу Арташ “Кубәләк” балалар бакчасында Өлкәннәр көненә карата бәйрәм чарасы үткәрелде. Хөрмәтле әбиләребез, өлкән хезмәттәшләребез, сезне шушы олуг бәйрәмегез белән чын күнелдән котлыйбыз.
1октябрь көнне Байлар Сабасының “Ильвина” ресторанында традицион чара - 50 һәм 60 яшь ел бергә яшәүче парларның "Алтын һәм Бриллиант" юбилейларына багышланган тантана үтте.
Бөтен ил буйлап октябрь башында Өлкәннәр көне билгеләп үтелә. Төрле урыннарда котлаулар, бүләкләү уза. Өлкән яшьтәге кешеләр - әти-әниләр, әби-бабайлар, ветераннар, үзләренең хезмәт юлын лаеклы үткән кешеләр. Бу күп авырлыклар кичергән, дөньяны яраткан кешеләр. Без һәркемне хөрмәт итәргә тиеш. Шул уңайдан Явлаштау авыл җирлеге башлыгы лаеклы ялга чыккан ветераннарны котлады.