Лесхоз бистәсендә Өлкәннәр көне

2024 елның 2 октябре, чәршәмбе

1 октябрь көнне Лесхоз мәдәният йортында өлкәннәр көне уңаеннан «Үткән гомерем бер мизгел» дигән концерт программасы булып узды. Анда Лесхоз мәдәният йорты һәм китапханә, Сабабаш һәм Туктар авыл клублары, Мишә авыл җирлеге оешмалары катнашты. Хөрмәтле кунакларыбыз бәйрәм өстәле артында концерт карадылар. Чара башында бистә имам-хатибы Әхмәт хәзрәт һәм Мишә авыл җирлеге башлыгы Гатиятуллин А.Х. өлкән буын вәкилләренә мәдәният үзешчәннәре һәм Татарстанның атказанган артисты Тәслимә Низами җылы котлаулар һәм теләкләр белән мөрәҗәгать иттеләр. Бәйрәм дәвамында өлкәннәр үз адресларына чын күңелдән нык сәламәтлек, озын гомер, яхшы кәеф теләүләрен ишеттеләр. Бәйрәм күңелгә ятышлы һәм өйдәгечә игелекле булды. Кадерле өлкән буын вәкилләре! Сезгә чын күңелдән сәламәтлек, бәхет һәм озын гомер телибез! Тагын бер тапкыр Сезне бәйрәм белән!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International