Явлаштау урта гомуми белем бирү мәктәбендә Өлкәннәр көненә карата бәйрәм чарасы үткәрелде. Шул унайдан мәктәп коллективы укучыларның әби- бабайларын зурлап бәйрәмгә жыйдылар.
2 октябрь көнне Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Халыкара өлкәннәр көненә багышланган тантаналы чара узды. Бәйрәм программасында Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре катнашты. Шулай ук «Өлкәннәрне кочаклап» волонтерлык проекты вәкилләре дә булды, безнең әби-бабайларны тәмле һәм матур бүләкләре белән сөендерделәр.
Башкарма комитет җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары - икътисад бүлеге башлыгы М. М. Баһмановтан, Саба районында социаль яклау бүлеге җитәкчесе Л. Н. Гайнетдиновадан, Нургалиев И. Х. дан котлаулар яңгырады.
Өлкәннәр көне уңаеннан Явлаштау «Ромашка» балалар бакчасы коллективы шушы бакчада эшләп чыккан өлкәннәрне котлап,бүләкләр тапшырып кайттылар.
Юлбат төп гомуми белем бирү мәктәбендә өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм чарасы узды.
2 октябрь көнне Юлбат авыл җирлегендә яшәүче бриллиант пар - 60 ел бергә яшәгән Сәләхов Әхтәри Сәләх улы һәм Сәләхова Шафига Ибәт кызы тәбрикләнде. Аларны авыл җирлеге башлыгы Талип Рәшит улы, җаваплылыгы чикләнгән “Юлбат” авыл хуҗалыгы директоры Айнур Рафаил улы һәм Юлбат төп гомуми белем бирү мәктәбе директоры Илшат Илнур улы котладылар. Сәламәтлек һәм озын гомер телибез Сезгә!
Мишәбаш авылында OZON товар бирү пункты ачылды
Мишә авыл җирлеге башлыгы күченеп килгән өлкәннәрне, ликвидацияләнгән предприятиеләрне һәм ОМС пенсионерларын Халыкара өлкәннәр көне белән котлады.
“Шәхес. Иҗат. Заман” дип исемләнгән әдәби сәгать
Арташ авыл җирлегендә алтын юбилярлар – Мөхәммәтҗанов Баязит Мөхәммәтҗан улы һәм Мөхәммәтҗанова Флүрә Вәгыйз кызы. Аларны бергә яшәүнең шушы искиткеч даталары белән котлыйбыз. Аларга сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телибез!
1 октябрь көнне Явлаштау мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре «Өлкән буынны котлыйбыз» акциясе үткәрделәр. Алар авылыбыз үсешенә зур өлеш керткән хезмәт ветераннары янына бик шатланып бардылар.
Бу якты һәм игелекле бәйрәм көнендә алар хөрмәтле ветераннарыбызны чын күңелдән бәйрәм белән котладылар, һәркайсына котлау открыткасы тапшырдылар.
Барлык өлкәннәрнәребезне оптимизм, һәр көнгә сөенә белү һәм яшәгән еллары өчен рәхмәтле булу берләштерә. Олы яшьтә булуларына карамастан, алар якыннарына һәм тирә-юньдәгеләргә күңел җылысы бүләк итүләрен дәвам итәләр. Һәм, әлбәттә, алар бүгенге көтелмәгән игътибарга бик шат булдылар.
Очрашу ахырында без ветераннарга ныклы сәламәтлек, иртәгәге көнгә ышаныч теләдек.