ЯҢАЛЫКЛАР


3
октябрь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Саба урман хуҗалыгы тарихы музеена Казан шәһәреннән кунаклар килде. Экскурсия барышында алар бик кызыксынып авыл өе почмагын карап, үзләренең балачагын искә төшерделәр. Алар үскән чорда әби-бабаларның бу көнкүреш әйберләрен кулланганнарын искә алып, хәтирәләре белән бүлештеләр

Тэги: Мәдәният бүлеге

2 октябрь көнне Шәмәрдән мәдәният йорты каршындагы «Тулган ай» фольклор коллективы Татарстан Республикасы ветераннары арасында «Балкыш» («Сияние») VIII Республика үзешчән башкаручылар фестивалендә катнашты. 

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге

Шәмәрдән авыл җирлеге башлыгы Вәлиев Альберт Кави улы өлкәннәрне бәйрәмнәре белән котлады.

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге

1 октябрь көнне Ильвина ресторанында "парларның алтын һәм бриллиант юбилейларына" багышланган бәйрәм узды.

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге

Түбән Шытсу мәдәният йортында укытучылар көненә багышланган бәйрәм концерты булып узды. Мәдәният хезмәткәрләре, мәктәп коллективы тарафыннан бай эчтәлекле программа тамашачыга тәкъдим ителде. Бәйрәм чарасы чәй өстәл артында җанлы аралашу белән тәмамланды.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

Шәмәрдән авылында юлларны норматив хәлгә китерү эшләре алып барыла.

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге

Саба туган якны өйрәнү музее хезмәткәре Казан шәһәренең экскурсоводлары өчен район буенча туристик маршрут оештырды. Экскурсоводлар командасы районыбызның матурлыгына, чисталыгына һәм төзеклегенә сокландылар. Экскурсия ахырында рәхмәтләрен җиткерделәр һәм кызыклы эчтәлекле юнәлеш - Саба районы турында барлык туристларга да сөйләячәкләрен әйттеләр!

Тэги: Мәдәният бүлеге

Сатыш авылы мәдрәсә музеена Казан шәһәреннән кунаклар килде. Кунаклар музейдагы экспонатларны игьтибар белән карадылар, төрле сораулар биреп, җаваплар ишеттеләр. Аларда мәдрәсә макетында чагылган шул вакыттагы шәкертләрнең уку, яшәү шартлары  зур кызыксыну уятты.

Тэги: Мәдәният бүлеге

Октябрь башында өлкәннәр көненә багышланган бәйрәмне билгеләп үтү матур традициягә әверелде. 2 октябрь көнне Язлы Арташ авыл клубында Олы Нырты һәм Чабья - Чурчи авыл клублары белән берлектә Өлкәннәр көненә багышланган "Һәр мизгел матур үзенчә"исемле концерты үткәрелде.Чараны алып баручылар барлык авылдашларын бәйрәм белән җылы котладылар. Арташ авыл җирлеге башлыгы Мөхәрләмов Рөстәм Илсур улы кунакларга ныклы сәламәтлек, озын гомер һәм тыныч күк йөзе теләде. Иң яхшы концерт номерлары кунаклар өчен күңелле бүләк булды. Матур җырлар кәефне күтәреп кенә калмады, яшьлек елларына да кайтардылар. Чәй эчкәндә алар рәхәтләнеп аралаштылар, яшь чакларын искә төшерделәр. Бәйрәм атмосферасы беркемне дә битараф калдырмады. Кичә авылдашлар белән очрашырга һәм бер-берсе белән яхшы кәеф белән уртаклашырга менә дигән сәбәп булды.

Тэги: Арташ авыл җирлеге

Халыкара өлкәннәр көне-буыннар дәвамчанлыгы, иҗади хезмәт кыйммәтләре, өлкән яшьтәге кешеләрнең тәҗрибәсе һәм зирәклеге турында искә төшерү өчен билгеләнгән үзенчәлекле дата.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International