1 октябрь көнне Ильвина ресторанында "парларның алтын һәм бриллиант юбилейларына" багышланган бәйрәм узды.
Шәмәрдән авыл җирлегеннән барысы 8 пар катнашты. Әлеге истәлекле дата белән юбилярларны Саба муниципаль районы башлыгы Минниханов Рәис Нургали улы, Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Никиташин Андрей Геннадьевич, Шәмәрдән авыл җирлеге башлыгы Вәлиев Альберт Кави улы, шулай ук Саба муниципаль районы предприятие һәм учреждениеләре җитәкчеләре котлады.