ЯҢАЛЫКЛАР


3
октябрь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Мичән авыл җирлегенә кергән Керәнне, Иске Мичән, Яңа Мичән авылы мәдәният йортларында өлкәннәр көне

Тэги: Мичән авыл җирлеге

1 октябрьдә Өлкәннәр көненә багышланган бәйрәмне билгеләп үтү күркәм традициягә әверелде. Өлкәннәр көне- әти-әниләребез, әби-бабаларыбыз бәйрәме. Бу бәйрәм җәмгыятькә генә түгел, туганнарга да кайгыртучанлык һәм игътибар таләп итүче кешеләрнең янәшәдә яшәвен искә төшерә. Бу көнне уздырыла торган бәйрәм чаралары күңелле ял итәргә, аралашырга, ялгызлыкны җиңәргә мөмкинлек бирә. "Гомер көзләренә ямь өстәп, кайтып килик әле яшьлеккә," - шундый исем астында 2 октябрь көнне Арташ мәдәният йорты,  Ике басу Арташ китапханәсе белән  һәм Өч Нарат авыл клубы белән берлектә, Олы Арташ төп гомуми белем бирү мәктәбе катнашында, музыкаль - тематик кичә үткәрелде! Чара кунаклары үз адресларына чын күңелдән сәламәтлек, озын гомер, яхшы кәеф теләүләрен ишеттеләр. Бәйрәм белән Арташ авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Илсур улы Мөхәрләмов котлады. Концерт барышында барысы да, проблемаларын онытып, күңелләре белән ял иттеләр. 

Тэги: Арташ авыл җирлеге

2024 елның 2 октябрендә Саба гимназиясе базасында ата-аналар комитетларының «Тату балалар бакчасы серләре» конкурсының беренче зона этабы узды.

Тэги: Мәгариф идарәсе

Хезмәт күрсәтү шартларының сыйфатын бәйсез бәяләү буенча Иҗтимагый совет тарафыннан, 2021 елда, учреждениеләрне 100 процент колачлау белән, Саба муниципаль районында мәдәният һәм мәгариф оешмаларының хезмәт күрсәтү шартлары сыйфатын бәйсез бәяләү үткәрелде.

3 октябрь көнне Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Халыкара өлкәннәр көненә багышланган Кукмара районы Мәдәният йорты оештырган концерт булып узды. Чарада Кукмара КЦСОН директоры Шәрипов Руслан Марсилович һәм ТР МТЗ һәм СЗ социаль яклау бүлеге башлыгы Мусина Регина Ринатовна катнашты. Кунаклар интернатта яшәүчеләрне котладылар, бүләкләр һәм чәйгә татлы ризыклар тапшырдылар.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ

RASHa-Мебель кибете Өлкәннәр көнен билгеләп үтте.

Тэги: Саба шәһәр җирлеге

Бадминтон буенча Татарстан Республикасы чемпионаты

Тэги: Саба шәһәр җирлеге

Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние)  тернәкләндерү үзәгендә, ЛФК инструкторы тарафыннан социаль хезмәт алучыларга физик күнегү дәресләре үткәрелә. 

Үз эшчәнлеге турында белешмәләрнең ачыклыгын һәм үтемлелеген арттыру максатларында 2024 елның 10 октябрендә 12.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр «Роспотребнадзор» ның Татарстан Республикасы буенча идарәсе республика территориясендә идарәдә һәм 12 территориаль идарәдә эшкуарлар өчен бердәм "Ачык ишекләр" көне оештыра.

Саба туган якны өйрәнү музеенда бинаны капиталь ремонтлау эшләре дәвам итә. Экспозиция модульләрен җыю һәм декоратив штукатурка белән эшләү бара.

Тэги: Мәдәният бүлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International