RASHa-Мебель кибете Өлкәннәр көнен билгеләп үтте

2024 елның 3 октябре, пәнҗешәмбе

Илебез буенча 1 октябрьдә Өлкәннәр көне билгеләп үтелә. Бу матур бәйрәм безнең өчен күп эшләр эшләгән буынга мәхәббәтебезне, кайгыртучанлыгыбызны, ярдәмебезне һәм хөрмәтебезне тагын бер кат белдерү көне. Төрле җирләрдә хөрмәтле картларыбызны котлаулар, бүләкләүләр белән искә алабыз.

Саба муниципаль районында да бу көн уңаеннан төрле чаралар үткәрелә. Бәйрәм уңаеннан 2024 елның 1 октябреннән 2024 елның 10 октябренә кадәр районда Өлкәннәр декадасы игълан ителде.

Саба шәһәр җирлеге белән берлектә RASHa-Мебель кибетләр челтәре җитәкчесе Шәрәфиев Рафис Идварт улы да бу чарада катнашырга теләк белдерде. Өлкәннәребезгә матди ярдәм күрсәтү теләгеннән, Байлар Сабасы, Колхоз урамы, 12 йортта урнашкан RASHa-Мебель кибете сатучылары, өч дистә өлкәннәребезгә бүләк тапшырдылар һәм RASHa-Мебель кибетләр челтәренең рәсми төсе булган кызгылт сары шарлар бүләк иттеләр. Шулай ук бүләкләр тапшырылган һәр  өлкәннәребезгә  саулык-сәламәтлек, озын гомер, тыныч, мул тормышта яшәүләрен теләп котлау сүзләрен җиткерделәр.

"Мондый матур чарада катнашу RASHa-Мебель кибетенең традициясенә әйләнер дип ышанып калабыз, - диде Рафис Шәрәфиев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International