8 май көнне Шәмәрдән авылының Җиңү паркында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгына багышланган тантаналы митинг узды. Авыл халкы һәм кунаклар геройларны искә алу һәм ветераннарга рәхмәт белдерү өчен җыелдылар.
Чарада Шәмәрдән авыл җирлеге предприятиеләре һәм оешмалары вәкилләре катнашты. Котлау сүзе белән Саба районы башлыгы урынбасары Р.Р. Закирҗанов һәм Шәмәрдән авыл җирлеге башлыгы А. К. Вәлиев чыгыш ясадылар. Алар тарихи хәтерне саклауның мөһимлеген билгеләп үттеләр һәм Бөек Җиңүгә өлеш керткән һәркемгә рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.
Митинг бердәмлек, үткәнгә хөрмәт һәм үз илең өчен горурлык символы булды. Халыкның батырлыгы турындагы истәлек буыннар йөрәгендә яшәячәк.