Ике басу Арташ мәдәният йортында өлкәннәр көне

2024 елның 3 октябре, пәнҗешәмбе

1 октябрьдә Өлкәннәр көненә багышланган бәйрәмне билгеләп үтү күркәм традициягә әверелде. Өлкәннәр көне- әти-әниләребез, әби-бабаларыбыз бәйрәме. Бу бәйрәм җәмгыятькә генә түгел, туганнарга да кайгыртучанлык һәм игътибар таләп итүче кешеләрнең янәшәдә яшәвен искә төшерә. Бу көнне уздырыла торган бәйрәм чаралары күңелле ял итәргә, аралашырга, ялгызлыкны җиңәргә мөмкинлек бирә. "Гомер көзләренә ямь өстәп, кайтып килик әле яшьлеккә," - шундый исем астында 2 октябрь көнне Арташ мәдәният йорты,  Ике басу Арташ китапханәсе белән  һәм Өч Нарат авыл клубы белән берлектә, Олы Арташ төп гомуми белем бирү мәктәбе катнашында, музыкаль - тематик кичә үткәрелде! Чара кунаклары үз адресларына чын күңелдән сәламәтлек, озын гомер, яхшы кәеф теләүләрен ишеттеләр. Бәйрәм белән Арташ авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Илсур улы Мөхәрләмов котлады. Концерт барышында барысы да, проблемаларын онытып, күңелләре белән ял иттеләр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International