Язлы Арташ мәдәният йортында өлкәннәр көне

2024 елның 3 октябре, пәнҗешәмбе

Октябрь башында өлкәннәр көненә багышланган бәйрәмне билгеләп үтү матур традициягә әверелде. 2 октябрь көнне Язлы Арташ авыл клубында Олы Нырты һәм Чабья - Чурчи авыл клублары белән берлектә Өлкәннәр көненә багышланган "Һәр мизгел матур үзенчә"исемле концерты үткәрелде.Чараны алып баручылар барлык авылдашларын бәйрәм белән җылы котладылар. Арташ авыл җирлеге башлыгы Мөхәрләмов Рөстәм Илсур улы кунакларга ныклы сәламәтлек, озын гомер һәм тыныч күк йөзе теләде. Иң яхшы концерт номерлары кунаклар өчен күңелле бүләк булды. Матур җырлар кәефне күтәреп кенә калмады, яшьлек елларына да кайтардылар. Чәй эчкәндә алар рәхәтләнеп аралаштылар, яшь чакларын искә төшерделәр. Бәйрәм атмосферасы беркемне дә битараф калдырмады. Кичә авылдашлар белән очрашырга һәм бер-берсе белән яхшы кәеф белән уртаклашырга менә дигән сәбәп булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International