Лесхоз интернат-йортында Халыкара өлкәннәр көне

2024 елның 2 октябре, чәршәмбе

2 октябрь көнне Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Халыкара өлкәннәр көненә багышланган тантаналы чара узды.  Бәйрәм программасында Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре катнашты. Шулай ук «Өлкәннәрне кочаклап» волонтерлык проекты вәкилләре дә булды, безнең әби-бабайларны тәмле һәм матур бүләкләре белән сөендерделәр.

Башкарма комитет җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары - икътисад бүлеге башлыгы М. М. Баһмановтан, Саба районында социаль яклау бүлеге җитәкчесе Л. Н. Гайнетдиновадан, Нургалиев И. Х. дан котлаулар яңгырады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International