Сабада 50 һәм 60 ел бергә яшәүче парларның "Алтын һәм Бриллиант" юбилейларына багышланган тантана

2024 елның 2 октябре, чәршәмбе

1октябрь көнне Байлар Сабасының “Ильвина” ресторанында традицион чара - 50 һәм 60 яшь ел бергә яшәүче парларның "Алтын һәм Бриллиант" юбилейларына багышланган тантана үтте.
    Кичәгә алтын туйларын билгеләп үткән 41 парның 30ы, бриллиант туйларын билгеләгән 8 парның 3есе килә алды. Иң элек фойеда ЗАГС бүлеге тарафыннан, парларның никахлары теркәлде. Олы Шыңар авыл җирлегеннән Равил Ибрай улы һәм Дания Сәлим кызы Хаҗиевлар, районның иң өлкән парлары булып, август аенда гаилә булып теркәлгән Юлбат авылында яшәүче Алинә һәм Фаил Мазитовларга үзләренең хәер-фатыйхаларын биреп, Коръән китабы бүләк иттеләр. Бәйрәмдә алып баручылар һәр гаилә белән якыннанрак таныштырдылар. Яшь парларны, өлкәннәрне Саба муниципаль районы Башлыгы Рәис Миннеханов бәйрәм белән котлады, бүләкләр тапшырды. Оешма җитәкчеләре, юбиляр парларның балалары тәбрикләде.

    Саннарга тукталсак: Быел алтын һәм бриллиант туйларын үткәргән парларның нәселен 143 бала, 243 онык, 95 оныкчык дәвам итә

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International