Авыл хуҗалыгында эшләүче хезмәткәрләр һәрвакытта да гомуми ихтирамга лаеклы кешеләр.
Менә быел да бәйрәм алдыннан җәмгыятьнең җитәкчесе Алмаз Зөфәр улы Зарипов хезмәтләре өчен рәхмәт белдереп , якынлашып килүче Яңа -2026 нчы ел белән котлады.
"Игенче" җәмгыятенең барлык хезмәтчәннәренә яраткан һөнәрләренә тугрылыклы булулары, узып баручы елда башкарган зур хезмәтләре, яхшы хезмәт нәтиҗәләре өчен рәхмәтен җиткереп аларга ныклы сәламәтлек, иминлек теләде.