Сабабаш авылында өлкәннәр көне

2024 елның 2 октябре, чәршәмбе

Күп кенә илләрдә ел саен 1 октябрьдә Өлкәннәр көне билгеләп үтелә, ул өлкән буын кешеләренә хөрмәт һәм кайгыртучанлык күрсәтү максатыннан үткәрелә. Әлеге бәйрәм кысаларында 30 августта Сабабаш авыл клубында Лесхоз мәдәният йорты һәм Туктар авыл клубы  хезмәткәрләре белән берлектә «Үткән гөмерем бер мизгел»дигән концерт узды. Бу концерт өлкән яшьтәге кунаклар өчен дә, оештыручылар һәм башкаручылар өчен дә чын бәйрәмгә әверелде. Чара җирлек башлыгы Гатиятуллин Азат Хөрмәт улының сәламләү сүзләреннән башланып китте, ул өлкәннәргә тормыш тәҗрибәләре һәм зирәклекләре өчен рәхмәт белдерде. Аннары сәхнәгә мәдәният хезмәткәрләре, балалар бакчасы балалары һәм мәктәп укучылары чыктылар, алар тамашачыларга онытылмас тәэсирләр бүләк иттеләр. Концерт барышында төрле еллардагы популяр җырлар яңгырады, алар кунакларда яшьлек хатирәләрен һәм шатлыклы хисләр уятты. Өлкәннәр бәйрәм атмосферасына актив кушылдылар, җырладылар һәм башкаручыларга кул чаптылар. Бәйрәм якты һәм күркәм вакыйгага әверелде, ул безгә өлкәннәргә карата ихтирам һәм кайгыртуның мөһимлеген искә төшерде. Музыка төрле буыннарны берләштерде һәм катнашучыларның йөрәкләрен шатлык һәм җылылык белән тутырды. Бу хатирәләр һәркемнең йөрәгендә озак еллар саклансын,күңелебздә һәрвакыт яшьлек җырларын искә төшерсен.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International