Кызыл-Мишә мәдәният йортында өлкәннәр көне

2024 елның 2 октябре, чәршәмбе

Октябрь башында өлкәннәр көненә багышланган бәйрәмне билгеләп үтү матур традициягә әверелде. Бу көнне уздырыла торган бәйрәм чаралары ветераннарга рухи ял итәргә, аралашырга, ялгызлыкны җиңәргә мөмкинлек бирә. 1 октябрь көнне Кызыл-Мишә мәдәният йортында, китапханәче белән берлектә, өлкәннәр көне уңаеннан, «Чын йөрәктән» дип исемләнгән бәйрәм кичәсе үткәрелде. Үзешчән сәнгатьтә катнашучылар, мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре кунакларны үзләренең матур җырлары һәм шигырьләре белән сөендерделәр. Яшь артистлар барысына да күңел күтәренкелеге, сәламәтлек һәм аяз көннәр теләделәр. Шулай ук бәйрәм кичәсендә 70-75-80-85-90 яшьлек юбилярлар тәбрикләнде, аларга истәлекле бүләкләр тапшырылды, залда рухи җылылык һәм шатлык атмосферасы хөкем сөрде. Бәйрәм чәй өстәле артында дәвам итте. Өлкәннәребез бер-берсе белән рәхәтләнеп аралаштылар, шатлыклары белән уртаклаштылар, өстәл артында яраткан җырларын да башкардылар. Бәйрәм рухы беркемне дә битараф калдырмады. Барысы да чын күңелдән ял итеп, проблемалары турында онытып, бик күп уңай эмоцияләр алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International