ЯҢАЛЫКЛАР


1
октябрь, 2024 ел
сишәмбе

Олы Кибәче авыл клубында Халыкара Өлкәннәр көненә карата "Сезнең яшегез алтынга тиң" дип исемләнгән бәйрәм чарасы оештырылды. Чарага төрле тармак пенсионерлары чакырылган иде. Аларны авыл җирлеге башлыгы А.К.Сафин, "Саба" ҖЧҖ Кибәче бригадасы җитәкчесе Р.Р. Шәймәрданов һәм шәхси эшмәкәр Р.З. Шафиков котлады.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

Олы Кибәче урта мәктәбендә җирлектәге бюджет оешмаларында эшләп чыккан пенсионерлар өчен Өлкәннәр көне оештырылды. Аларны авыл җирлеге башлыгы А.К.Сафин бәйрәм белән тәбрикләде, укучылар концерт номерлары белән чыгыш ясадылар. Бәйрәм чәй табыны артында тәмамланды.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

Көзге календарьда бик матур бер бәйрәм бар. Табигать алтын төсләргә күмелгән мәлдә Өлкәннәр көне билгеләп үтелә. Әлеге бәйрәм уңаеннан Финанс – бюджет палатасы да нәтиҗәле хезмәт куеп, лаеклы ялга чыккан ветераннарны тәбрикләде. Өлкәннәребез күчтәнәч – бүләкләрне бик яратып кабул итте, матур теләкләргә рәхмәтләрен җиткерде. Бу көнне тәбрикләнгән, күп еллар районның финанс бүлегендә һәм Финанс – бюджет палатасында тырыш хезмәт куйган өлкәннәребез - Фирдәвес Зиатдинова, Розалия Марданова, Рәйсә Галимуллина, Лида Юсупова, Кадрия Әскарова, Кадрия Садретдинова, Гөлсина Мифтахова, Миннехаҗәр Әхмәтшина, Гөлнур Фаляхова, Миннегөл Гайнетдинова, Дания Шаймөхәмәтова, Фирдәвес Хабибрахманова, Гүзәлия Зарипова, Әнисә Мөхәмәтшина, Гөлнур Шариповаларны тагын бер кат бәйрәм белән котлыйбыз!  

Сабада 50 һәм 60 ел бергә яшәүче парларның "Алтын һәм Бриллиант" юбилейларына багышланган тантана

Тэги: Саба шәһәр җирлеге

Алан-Елга авылында яшәүче Сафиннар гаиләсе - алтын туй ияләре

Тэги: Шекше авыл җирлеге

1 октябрьдә «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдәге бүлекчәсе хезмәткәрләре «беренчеләр хәрәкәте» җирле бүлекчәсе активистлары белән берлектә социаль хезмәт алучыларны өйләрендә өлкәннәр көне белән котладылар. Өлкән буын кешеләренең күңелләрен игътибар, Игелекле сүзләр һәм чын күңелдән котлаулар җылытты.

Тэги: Саба районы «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү узәге Саба шәһәр җирлеге ОСЗ

    «Нәфис» фонды өлкәннәр ункөнлеге кысаларында өлкән буынны котлау өчен 3500 бүләк җыелмасы җибәрде. Бүләкләрне Татарстанның Лаеш, Мамадыш, Балык Бистәсе һәм Саба районнары, шулай ук Казанның Вахитов һәм Идел Буе районнары халкы алачак.

Хәзер безгә әкренләп милли хәтер кайта, һәм без борынгы бәйрәмнәргә, традицияләргә, фольклорга, сәнгать кәсепләренә, декоратив-гамәли сәнгатькә яңача карый башлыйбыз. Анда әби-бабайлар үзләренең мәдәни казанышларыннан гасырлар буена иләк аша чәчелгән иң кыйммәтле әйберләрен безгә калдырганнар. 30 сентябрь көнне Ике басу Арташ авыл китапханәсенең мөдире «Минем шәҗәрә агачы»дип исемләнгән яшьләр сәгате үткәрде. Сәгатьне ата-бабаларыбызга багышладылар, бишек бәйрәмен, мәкаль һәм әйтемнәрне, татар халкының фольклор уеннарын искә төшерделәр.

Тэги: Мәдәният бүлеге

Шәмәрдән авыл китапханәсенә яшь укучылар өчен теләсә нинди зәвыкка туры килгән китаплар кайтты, китапханәнең китап фонды яңа әдәбият белән тулыланды. Шул уңайдан, 30 сентябрь көнне китапханәдә "Сезнең өчен яңа китаплар, балалар!" дигән китаплар белән танышу көне узды. Кызыклы авторлар, төрле жанрлар укучыларыбызны сөендерде. Китап киштәсендә һәр килүче үзенә мавыктыргыч китап тапты.

Тэги: Мәдәният бүлеге

 30 сентябрь көнне Килдебәк авыл китапханәчесе,  язучы Александр Николаевич Островскийның тууына 120 ел тулу уңаеннан «Островскийның тормышы һәм иҗаты» дигән әдәби сәгать үткәрде. Балаларга аның биографиясе, иҗат юлы, әсәрләре һәм пьесалары турында сөйләнде. Әдип 50 гә якын пьеса иҗат иткән. Шулай ук, ул чит ил классикасын тәрҗемә итү өстендә дә хезмәт куйган. Аның тырышлыгы белән рус тамашачысы Шекспирның эшләре белән таныша алды.

   Укучылар китапханәчене тыңладылар, сораулар бирделәр, зур кызыксыну белән әсәрдән өзекләр укыдылар.

 

Тэги: Мәдәният бүлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International