1 нче октябрь көнне «Х. һәм А. Валиуллинар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбе»нең Шәмәрдән филиалында эшләп килүче тынлы оркестр бүлеге (җитәкчесе А. А. Фатхуллин) Шәмәрдән лицеенда өлкәннәр көненә багышланган концертта чыгыш ясадылар. Яшь музыкантлар "Три танкиста" композициясе белән чыгыш ясады.
ҖЧ “Игенче” җәмгыятендә Өлкәннәр көне уңаеннан, төрле елларда шушы җәмгыятьтә эшләгән һәм хәзер лаеклы ялда булган ветераннарга күчтәнәчләр тулы пакетлар бүләк ителде.
"Игенче"ҖЧҖендә ел саен үткәрелә торган әлеге күркәм чара традициягә әверелде инде. Бу безнең өлкән буынга булган кайгыртучанлыгыбызны, хөрмәтебезне һәм ярдәмебезне белдерү өчен бер сәбәп. Җәмгыятьнең әйдәп баручы белгечләре сигез авылда яшәүче ветераннарга 265 пакет күчтәнәч өләштеләр.
Пүкәл авылында үзара салым акчасына юллар ремонтланды.
1нче октябрь- Халыкара өлкәннәр көне буларак билгеләп үтелә.
«Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре Өлкәннәр көненә багышланган 50 һәм 60 ел бергә яшәгән парларның "Алтын һәм Бриллиант" юбилейларына багышланган чарада катнаштылар.
1 октябрьдә Халыкара өлкәннәр көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәмдә өлкән буынга хөрмәт, ихтирам һәм рәхмәт белдерелә. Бу кешеләр җилкәсендә-зур тормыш, зирәклек һәм бай тәҗрибә. Алар-яшь буын өчен таяныч һәм Ярдәм, балалар һәм оныклар өчен тугры ярдәмчеләр.
Беренчеләр хәрәкәтендә катнашучылар өлкәннәрне бәйрәм белән котладылар һәм концерт номерлары белән чыгыш ясадылар.
«Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре Халыкара өлкәннәр көнен бәйрәм итү кысаларында экскурсия оештырды. Россиядә Сатыш авылында урнашкан бердәнбер интерактив мәдрәсә тарихы музеена мавыктыргыч һәм танып белү сәяхәте.
27 нче сентябрь көнне «Сабантуй» спорт мәктәбе базасында 6-7 нче сыйныф укучылары арасында IV туристлык слеты узды.
27-29 сентябрьдә Бадминтон үзәгендә Татарстан Республикасы чемпионаты узды. Ярышларның беренче көнендә 12 команда катнашты, анда Саба районы 2нче урынны алды! Балаларыбызны яхшы нәтиҗәләр белән котлыйбыз һәм һәр уенчыга рәхмәт белдерәбез: Зәйниев Айназ, Хантимирова Алиса, Хаҗиев Исмәгыйль, Хәйриев Ильяс, Галиәхмәтова Регина, Волков Степан һәм Волкова Татьяна һәм алга таба уңышлар телибез!
Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан "Кайгырту"хәйрия фондына иганәләр җыю бара. Акчаларны онлайн күчерергә мөмкин. Күчергәндә оешма исеменнән түләсәгез, оешманың исемен яки физик зат буларак түләсәгез, түләүченең ФИОсын күрсәтергә кирәк.
Өлкәннәргә ярдәм итү кампаниясе кысаларында акчаларны 2024елның 1 октябреннән 2024 елның 10 октябренә кадәр күчерергә мөмкин.
Килеп туган сораулар буенча 88436223980 (Гөлназ) телефоны буенча шалтыратырга.