Халыкара өлкәннәр көне

2024 елның 1 октябре, сишәмбе

        ҖЧ “Игенче” җәмгыятендә Өлкәннәр көне уңаеннан, төрле елларда шушы  җәмгыятьтә эшләгән һәм хәзер лаеклы ялда булган ветераннарга күчтәнәчләр тулы пакетлар бүләк ителде.

     "Игенче"ҖЧҖендә ел саен үткәрелә торган әлеге  күркәм   чара  традициягә әверелде инде.  Бу безнең өлкән буынга булган  кайгыртучанлыгыбызны, хөрмәтебезне һәм ярдәмебезне белдерү өчен  бер сәбәп. Җәмгыятьнең әйдәп баручы белгечләре сигез авылда яшәүче ветераннарга 265 пакет күчтәнәч өләштеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International