1нче октябрь- Халыкара өлкәннәр көне буларак билгеләп үтелә.

2024 елның 1 октябре, сишәмбе

1нче октябрь- Халыкара өлкәннәр көне буларак билгеләп үтелә. Бу бәйрәм барлык өлкән яшьтәге кешеләргә намуслы хезмәтләре, гаять зур тормыш тәҗрибәләре, игелекләре, зирәклекләре өчен тирән ихтирам һәм рәхмәт сүзләре әйтергә мөмкинлек бирә.
   Бүген 6 нчы «А» сыйныфы укучылары һәм сыйныф җитәкчеләре Каримуллина Э.Т. Эзмә авылында гомер кичерүче Зәкия әбинең хәлен белеп, Өлкәннәр көне белән котлап кайттылар.
Укучылар котлап шигырьләр сөйләделәр, сәламәтлек һәм иминлек теләделәр. Бәйрәм белән котлап бүләккә открытка һәм чәчәк бәйләме тапшырдылар. Зәкия әби кунакларга бик шат булып, үзенә күрсәткән игътибар һәм кайгырту өчен рәхмәт белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International