Алтын туйлары белән котлап

2024 елның 1 октябре, сишәмбе

Районда  узучы традицион чара - 50 һәм 60 ел бергә яшәүче парларның юбилейларына багышланган тантана уңаеннан Мичән урта мәктәбендә тарих һәм җәмгыять укытучысы булып эшләп лаеклы ялга чыккан Сафиуллин Ринат Ислам улы һәм аның тормыш иптәше күп еллар авыл фельдшеры булып эшләгән Тәгъзимә апаны Алтын туйлары белән тәбрикләп, Мичән авыл җирлеге башлыгы Гараев А.А, төп мәктәп директоры Шайхлисламов Б.Ф., авыл фельдшеры Зэйнетдинова Гөлшаһидә килделәр. Алар үзләренең иң изге теләкләрен җиткерделәр, район хакимиятенең бүләкләрен тапшырдылар. Шулай ук җитәкчелектән дә чәчәк, истәлекле бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International