«Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат-йорты» дәүләт казна учреждениесендә өлкән буынны бәйрәм белән котлау

2024 елның 1 октябре, сишәмбе
1 октябрь – Өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм. Мөгаен, бу көннең көз көне бәйрәм ителүе очраклы түгелдер. Җитлеккән, зирәк кешеләрнең яшен еш кына тормыш көзенә тиңлиләр. Бу көн - зирәк, хөрмәтле кешеләргә багышлана. Бәйрәмебезнең максаты: кылган гамәлләребез белән өлкәннәргә шатлык китерү. Балачактан ук өлкән буын кешеләреннән без халыкның гореф-гадәтләрен һәм зирәклеген сеңдерәбез. Шулай ук, өлкән яшьтәге кешеләр турында да онытырга ярамый, аларны һәрдаим кайгыртып торсак, алар да бу дөньяда иң бәхетле кешеләр булачаклар. Балалар тәрбиячеләре белән бергә котлау открыткалары ясадылар һәм җитәкчебез Марсель Мәгъфүр улы белән ветераннарыбызны котладылар, өлкән буынга бүләкләр тапшырдылар. Аларга озак еллар күңел тынычлыгын саклап калуларын, нык сәламәтлек һәм иминлек теләделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International