2 октябрьдә хәбәр итү системасын тикшерәчәкләр

2024 елның 1 октябре, сишәмбе

Паникасыз - барысы да план буенча.

2 октябрьдә илнең барлык төбәкләрендә хәбәр итү системасын тикшерәчәкләр. Бер генә минутка радио һәм телеканаллар эфиры алмаштырылачак. Гражданнар оборонасы "Барысына да игътибар!" сигналын шулай бирә.

Аның ярдәмендә муниципаль һәм төбәк хәбәр итү системаларының эшли алуын тикшерәләр.

 Мәгълүмат Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының мобиль кушымтасында булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International