ЯҢАЛЫКЛАР


2
декабрь, 2025 ел
сишәмбе

Яңа Мичән мәдәният йортында Мичән төп гомумбелем бирү мәктәбе укучылары  көче белән әзерләнгән “Ак күгәрчен очсын күкләрдә”  дип исемләнгән хәйрия концерты булды. 

Тэги: Мәгариф идарәсе

1
декабрь, 2025 ел
дүшәмбе

30 ноябрь көнне Туктар авыл клубында үзенә бертөрле күңел күтәренкелеге хөкем сөрде: бирегә әниләр, әбиләр һәм аларның якыннары Әниләр көнен билгеләп үтәргә җыелды

Тэги: Килдебәк авыл җирлеге

Әниләр көне алдыннан Яңа Мичән мәдәният йортында «Ватанны саклаучы ана»- дигән мактау билгесе тапшыру тантанасы булды. Бүләккә Ватанны саклаучы Хуҗин Рәмзилнең  әнисе Минҗиһан апа лаек булды. 

Тэги: Мичән авыл җирлеге

2025 нче елның 29 нчы ноябрендә Тимершык урта мәктәбе базасында 2013 нче елда туган һәм аннан яшьрәк яшүсмерләр арасында Ватанны саклаучылар елына багышланган баскетбол буенча Саба муниципаль районы беренчелеге булып узды. Ярышта барлыгы җиде команда көч сынашты: Саба, Олы Шыңар, Шәмәрдән, Эзмә, ОНИКС мәктәпләре, “Гимназия” һәм “Сабантуй” командалары. 

Ярыш нәтиҗәләре буенча урыннар түбәндәгечә бүленде:

1 урын - "Сабантуй” командасы

2 урын - "ОНИКС” командасы 

3 урын – “Гимназия” командасы

Җиңүчеләр һәм призерлар кубок, грамота һәм акчалата призлар белән бүләкләнде. 

Тэги: ОДМС

Лесхоз интернат-йортында кышның беренче көнендә Халыкара инвалидлар көненә багышланган чаралар ункөнлеге башланды.

1 декабрьдә социаль хезмәтләр алучылар алдында хәйрия концерты белән Саба районы җырчысы Биктимеров Ленур чыгыш ясады.

 

 

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ

30 ноябрь көнне Сәрдә авыл клубында Әниләр көненә багышланган "Әнием минем кадерлем" дигән концерт булып узды. Бу бәйрәм дә һәрберебезнең тормышындагы иң мөһим кешегә - әниебезгә сакчыл мөнәсәбәтебезне искә төшерәбез. Барлык әниләр өчен дә бик күп җылы сүзләр һәм котлаулар яңгырады. Сәхнәдә иҗади гаиләләр: әтиләр, әниләр, балалар, абыйлар һәм апалар чыгыш ясадылар, гаилә, әниләр турында матур җырлар башкардылар, шулай итеп залдагыларның күңелләрен күтәрделәр. Шулай ук шигырьләр, яраткан әниләргә рәхмәт сүзләре яңгырады. Концертка махсус хәрби операциядә катнашучы Шәрифуллин Фәниснең әнисе дә чакырылган иде. Аңа бүләкләр тапшырылды, улының тизрәк исән-сау кайтуын теләделәр. Кич җылы, уңайлы атмосферада үтте. Барлык катнашучыларга да яхшы кәеф һәм бүләкләр тапшырылды.

Тэги: Шекше авыл җирлеге

Ватанны саклаучылар елына багышланган чаңгы роллерлары буенча район ярышлары

Тэги: Саба шәһәр җирлеге

   Бүген махсус комиссия “Игенче” ҖЧҖ дә техниканы кышкы саклауга куюның торышын, авыл хуҗалыгы машиналары техникасын ремонтлауның барышын, машина- трактор парклары территорияләренең  тәртибен  тикшерде.Шулай ук хезмәтне саклау чараларын үтәүгә  дә зур игътибар бирелде. Махсус кием, янгын сүндеренең беренчел чаралары   белән тәэмин ителү, хезмәткәрләр белән хезмәтне саклау һәм янгын куркынычсызлыгы буенча инструктаж үткәрү, эш урыннарында куркынычсызлык техникасы буенча инструкцияләр булу тикшерелде.Дәүләт техника күзәтчелегенең баш дәүләт инженер-инспекторы Нәзиров Х.Х. , Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре Республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы игълан иткән конкурс кысаларында әзерлекне бәяләде. 

Бүген САБА АРЕНА УСКда 2025 елгы ир-атлар 1 лигасында һәм хатын-кызлар лигасында Татарстан Республикасы Өстәл теннисы федерациясенең (ТР ФНТ КЧ) команда чемпионаты тәмамланды. 11 ай дәвамында ир-атлар лигасында 16 команда һәм хатын-кызлар лигасында 15 команда җиңү өчен көрәште. Хатын-кызлар арасында 4 тур нәтиҗәләре буенча (56 балл) алтын медальләрне Казаночка-2 Казан теннисчылары яулады, көмеш медальләр өч җиңелү белән (52 очко) "Саба- Арена" теннисчыларына Байлар Сабасыннан (Динара Исмәгыйлова, Камилла Шигапова, Зилә Хәбибрахманова, Риана Вәлиуллина) , бакыр медальләр Саба районы "Саба Арена-Ирбис" теннисчыларына да бирелде (Екатерина Ищенко, Камилә Әхмәтова, Иделия Сафина, Алиана Әхмәтҗанова) алар да 52 очко җыйдылар, ләкин шәхси очрашу нәтиҗәләре буенча 2 урынга оттырдылар.
Ир-атлар 1 лигасында Соңгы турга кадәр кем җиңәчәге билгеле түгел иде. Соңгы турда "Саба-Арена"  теннисчылары (Хәйем Исмаилов, Павел Галанов, Камил Вилданов, Инсаф Гапдерахманов, Газиз Дәүләев) Казанның "TS Юниор" командасын 3:0 исәбе белән җиңделәр һәм "Молодость-КНИТУ" командасын узып киттеләр. Педьесталының өченче баскычына TS Юниор Казан спортчылары күтәрелде.
Шулай ук чемпионат кысаларында ТР авыл җирлекләре арасында урыннар уйналды:
Ирләр:
1- (Лаеш районы)
2- "Бөгелмә" (Бөгелмә районы)
3- "Саба-Арена-2" (Саба районы)
Хатын-кызлар:
1-"Юность"  (Алабуга районы)
2-"Гимназия"  (Саба районы)
3-"Искра"  (Саба районы)
2025 елгы сезон 28 декабрьдә ир-атлар арасында 2нче лигада финал туры белән тәмамланачак.
Әлегә 1нче лига җиңүчеләрен һәм призерларын котлыйбыз!

Тэги: ОДМС САБА-АРЕНА

Әниләр көне - күңелгә якын кешеләргә багышланган иң җылы бәйрәмнәрнең берсе. Бу искиткеч бәйрәм уңаеннан  Түбән Шытсу төп мәктәбендә “Әнием-кадерлем” дигән бәйрәм чарасы үткәрелде. 

Тэги: Мәгариф идарәсе

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International