Сәрдә авыл клубында "Әнием минем кадерлем" концерты

2025 елның 1 декабре, дүшәмбе

30 ноябрь көнне Сәрдә авыл клубында Әниләр көненә багышланган "Әнием минем кадерлем" дигән концерт булып узды. Бу бәйрәм дә һәрберебезнең тормышындагы иң мөһим кешегә - әниебезгә сакчыл мөнәсәбәтебезне искә төшерәбез. Барлык әниләр өчен дә бик күп җылы сүзләр һәм котлаулар яңгырады. Сәхнәдә иҗади гаиләләр: әтиләр, әниләр, балалар, абыйлар һәм апалар чыгыш ясадылар, гаилә, әниләр турында матур җырлар башкардылар, шулай итеп залдагыларның күңелләрен күтәрделәр. Шулай ук шигырьләр, яраткан әниләргә рәхмәт сүзләре яңгырады. Концертка махсус хәрби операциядә катнашучы Шәрифуллин Фәниснең әнисе дә чакырылган иде. Аңа бүләкләр тапшырылды, улының тизрәк исән-сау кайтуын теләделәр. Кич җылы, уңайлы атмосферада үтте. Барлык катнашучыларга да яхшы кәеф һәм бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International