Әниләр көне - күңелгә якын кешеләргә багышланган иң җылы бәйрәмнәрнең берсе. Бу искиткеч бәйрәм уңаеннан Түбән Шытсу төп мәктәбендә “Әнием-кадерлем” дигән бәйрәм чарасы үткәрелде. Укучыларның чыгышлары уеннар белән аралаштырылып алып барылды. Әниләр бәйрәм кафесында ял иттеләр. Чара чын бәйрәм булып әниләр күңелендә сакланыр.