Яңа Мичән мәдәният йортында Мичән төп гомумбелем бирү мәктәбе укучылары көче белән әзерләнгән “Ак күгәрчен очсын күкләрдә” дип исемләнгән хәйрия концерты булды. Концерт махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм максатыннан оештырылды. Җыелган 22 мең 300 сум акча ярдәм фондына тапшырылды.