Бүген махсус комиссия “Игенче” ҖЧҖ дә техниканы кышкы саклауга куюның торышын, авыл хуҗалыгы машиналары техникасын ремонтлауның барышын, машина- трактор парклары территорияләренең тәртибен тикшерде.Шулай ук хезмәтне саклау чараларын үтәүгә дә зур игътибар бирелде. Махсус кием, янгын сүндеренең беренчел чаралары белән тәэмин ителү, хезмәткәрләр белән хезмәтне саклау һәм янгын куркынычсызлыгы буенча инструктаж үткәрү, эш урыннарында куркынычсызлык техникасы буенча инструкцияләр булу тикшерелде.Дәүләт техника күзәтчелегенең баш дәүләт инженер-инспекторы Нәзиров Х.Х. , Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре Республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы игълан иткән конкурс кысаларында әзерлекне бәяләде.
Авыл хуҗалыгы техникасын кышкы саклауга кую- аны эксплуатацияләү шартларының иң мөһимнәреннән берсе , ул техниканың хезмәт итү срогын озынайта , язгы чәчү , урып-җыю , көзге кыр эшләре барышында ватылу очракларын киметә.