30 ноябрь көнне Туктар авыл клубында үзенә бертөрле күңел күтәренкелеге хөкем сөрде: бирегә әниләр, әбиләр һәм аларның якыннары Әниләр көнен билгеләп үтәргә җыелды.
Бәйрәмгә Сабабаш һәм Олы Кибәче авыл клубларының иҗат коллективлары да кушылды, алар тантанага чын бүләк, мәхәббәт һәм җылылык белән тулы концерт номерлары әзерләделәр. Сәхнәдән яңгыраган һәр музыкаль композиция, һәр шигырь, һәр елмаю әниләргә - җир йөзендәге иң кадерле кешеләргә, тормыш бүләк итүчеләргә, аны саклаучыларга багышланды.
Әниләр һәм тамашачылар өчен чын бүләк булган әлеге концертны оештыручыларга һәм анда катнашучыларга зур рәхмәтебезне белдерәбез.