Яңа Мичән мәдәният йортында «Ватанны саклаучы ана»- дигән мактау билгесе тапшыру тантанасы.

2025 елның 1 декабре, дүшәмбе

Әниләр көне алдыннан Яңа Мичән мәдәният йортында «Ватанны саклаучы ана»- дигән мактау билгесе тапшыру тантанасы булды. Бүләккә Ватанны саклаучы Хуҗин Рәмзилнең  әнисе Минҗиһан апа лаек булды. Тантанага уллары Ватанны сакларга киткән, хәрби бүләкләре булган яки батырларча һәлак булган Мичән авыл җирлегенең барлык аналары чакырылган иде. Солдатларның әниләре керткән өлешнең танылуы, аларга кирәкле ярдәм күрсәтелүе мөһим. Бүләкләү тантанасы күңелне нечкәртте, экранда Ватанны саклаучылар - авыл җирлегенең СВО катнашучылары күрсәтелде. Сәхнәдән күңелне нечкәртерлек истәлекләр яңгырады, җылылык һәм эчкерсез хисләр белән тулы җырлар һәм проза яңгырады. Бу көнне хәрби хезмәткәрнең һәр әнисе аның хезмәте һәм фидакарьлеге игътибарсыз калмавын, ә аларның мәхәббәте һәм ярдәме хәрби бурычларын батырлык белән үтәүче уллары өчен ышанычлы нигез булып хезмәт итүен сизде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International