2025 нче елның 29 нчы ноябрендә Тимершык урта мәктәбе базасында 2013 нче елда туган һәм аннан яшьрәк яшүсмерләр арасында Ватанны саклаучылар елына багышланган баскетбол буенча Саба муниципаль районы беренчелеге булып узды. Ярышта барлыгы җиде команда көч сынашты: Саба, Олы Шыңар, Шәмәрдән, Эзмә, ОНИКС мәктәпләре, “Гимназия” һәм “Сабантуй” командалары.
Ярыш нәтиҗәләре буенча урыннар түбәндәгечә бүленде:
1 урын - "Сабантуй” командасы
2 урын - "ОНИКС” командасы
3 урын – “Гимназия” командасы
Җиңүчеләр һәм призерлар кубок, грамота һәм акчалата призлар белән бүләкләнде.