Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында Консультация-кисәтү
Россия Эчке эшләр министрлыгының Саба районы буенча бүлеге Эчке эшләр органнарында хезмәт итү өчен сәламәтлекләре буенча тиешле күрсәтмәләре булмаган гражданнарны чакыра: полиция хезмәткәре-шофер, махсус приемник полиция хезмәткәре (18 яшьтән 35 яшькә кадәр), полиция участок уполномоченные, балигъ булмаганнар эшләре буенча инспектор(18дән 40 яшькә кадәр).
Безнең адрес: Татарстан Республикасы, Саба районы, штп. Байлар Сабасы, Мәктәп ур., 62, белешмәләр өчен телефон: 89393965867
Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбендә экологик культура, сәламәт яшәү рәвеше тәрбияләү буенча экологик айлык үткәрү күркәм традициягә әверелеп бара. Айлык кысаларында “Батарейка» , "Сыерчык оясы” , ”Чиста ишегалды”, “Яшел даруханә" акцияләре узды. Эколяталар белән табигать саклау тематикасы буенча интеллектуаль уеннар, дәресләр үткәрелде
Саба балалар сәнгать мәктәбе укучылары - «Моңлы дөнья» Халыкара конкурсы призерлары.
Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты тарафыннан Татарстан Республикасы Дәүләт Советының «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсенең «У войны не женское лицо…» социаль-гуманитар проекты кысаларында тыл хезмәтчәннәренең шәхси чыгышы фондларын булдыру эше оештырылды.
27 апрель көнне Чернобыль АЭС һәлакәтенә 36 ел тулу уңаеннан Кече Шыңар мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханәче,»Яшь армеецлар», Хәрби исәп хезмәткәре белән берлектә «Маяк»җитештерү берләшмәсендәге аварияне бетерүдә катнашкан Әдһәм абый Ахунҗанов өендә булдылар. Әдһәм абый хезмәте турында сөйләде, ул хәрби бурычын намус белән үтәгән. Без, үз чиратыбызда, аны 85 яшьлек юбилее белән котладык, шигырьләр сөйләдек, истәлекле бүләк тапшырдык. Очрашу ахырында Әдһәм абыйга килүебез өчен рәхмәт белдереп, җир өстендә тыныч күк йөзе, сәламәтлек теләде.Очрашуда Саба дулкыннары телевидениесы да катнашты.
Быелгы апрель төрле холыклы кебек күренсә дә, соңгы көннәрдә җылы, кояшлы көннәре белән дә сөендерергә онытмады.
Галиәкбәров Раил көмеш медальгә ия булды
20 апрель көнне Юлбат мәдәният йорты, Тенеки авыл клубы һәм китапханә хезмәткәрләре Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан «Иман нуры» дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрделәр. Татарстан Республикасы Туган якны өйрәнүчеләр җәмгыяте советы әгъзасы, Татарстан Республикасының атказанган укытучысы, тарихчы Сафин Илдар Фәтхулла улы Идел буе Болгары тарихының төп моментларының берсе – ислам динен рәсми кабул итү турында сөйләде.
26 апрель көнне Сүлә авыл клубында Курсабаш авыл мәдәният йорты белгечләре белән берлектә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 136 ел тулу уңаеннан Шигырь бәйрәме үткәрелде. Кыска гына гомер яшәп, Тукай бик зур мирас калдырган, аның яртысын диярлек балалар әдәбияты алып тора. Туган телгә, туган якка, аның табигатенә мәхәббәт ,безнең балалар өчен язылган шигырьләрдән һәм Тукайның әкиятләреннән башлана. Аның әсәрләре балаларны хезмәткә өйрәтә, намуслы, гадел, акыллы булырга өйрәтә.Балалар шагыйрьнең шигырьләрен һәм әкиятләрен укыдылар, "Бала белән күбәләк", "Маэмай" әсәрләрен сәхнәләштерделәр.