Бу көннәрдә Алексеевск шәһәрендә терәк-хәрәкәт аппараты зарарланган затлар арасында узган өстәл теннисы Россия чемпионатында Раил Галиәкбәров көмеш медаль яулады. Раилне өстәл теннисы буенча Россия чемпионатында уңышлы чыгыш ясаулары белән котлыйбыз! Яр Чаллы егете Раил, Ирек Фәтхриев һәм Юрий Вишневскийга иртәгә команда ярышларында уңышлар телибез!