Кече Шыңар мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханәче Әдһәм абый Ахунҗанов өендә булдылар

2022 елның 27 апреле, чәршәмбе

27 апрель көнне Чернобыль АЭС һәлакәтенә 36 ел тулу уңаеннан Кече Шыңар мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханәче,»Юно армеецлар», Хәрби исәп хезмәткәре белән берлектә «Маяк»җитештерү берләшмәсендәге аварияне бетерүдә катнашкан Әдһәм абый Ахунҗанов өендә булдылар. Әдһәм абый хезмәте турында сөйләде, ул хәрби бурычын намус белән үтәгән. Без, үз чиратыбызда, аны 85 яшьлек юбилее белән котладык, шигырьләр сөйләдек, истәлекле бүләк тапшырдык. Очрашу ахырында Әдһәм абыйга килүебез өчен рәхмәт белдереп, җир өстендә тыныч күк йөзе, сәламәтлек теләде.Очрашуда Саба дулкыннары телевидениесы да катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International