Ватан каһарманнары көне - илебездә ел саен 9 декабрь көнне билгеләнә. Бу Россия Федерациясенең истәлекле датасы. Ул Русия империясенең иң югары хәрби бүләге булган Изге Георгий орденына багышланган. Әлеге көн кичендә Мамалаев авыл клубында Казанче Бигәнәй авыл китапханәсе белән берлектә "Истә тотабыз! Горурланабыз!" дигән патриотик сәгать уздырылды, Анда илебезнең ватанны яклаган батырлары турында сөйләнелде.Нәкъ менә шушы максат - Русиянең данлыклы тарихына эз керткән күренекле шәхесләр, сугышчыларны искә алу иде.
Явлаштау авыл китапханәсендә Саба үзәк китапханәсе тәкъдим иткән “Әдәби алан” проекты кысаларында “Халкыбыз җәүһәрләре” дип исемләнгән чара уздырылды. Берничә елдан бирле эшләп килүче бу проект үзенең максатларына иреште дип әйтергә тулы урын бар. Чөнки балалар сорауларга җавапар эзләгәндә бик күп китаплар укылды, мәгълүматлар алынды, яңа дуслар табылды.Табышмакларның сорауларына җаваплар таба алмаганда аларга гаилә членнары да ярдәм итте. Балалар китапханәдә бер- берсе белән аралашты, фикерләште, вакытларын файдалы итеп уздырдылар.
“Сугыш хатын-кыз йөзе өчен түгел...” проектын тормышка ашыру кысаларында, Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре “Сугыш балалары, истәлекләр...” дип исемләнгән әңгәмә-очрашу үткәрделәр. Очрашу коточкыч дәһшәтле кырыгынчы елларда киемнәрен, күлмәк-итекләрен шинельләргә алыштырган хатын-кызларга , ачлы-туклы кырыгынчы ел балаларына багышланган иде. Без Бөек Ватан сугышы еллары турында Агелова Сәвия Ихсан кызының хәтирәләрен тыңладык. Аның авызыннан сугыш еллары, аның балачагы һәм әтисен сугышка ничек озатуы турында хисле сөйләүен ишеттек . Сәвия әбине ноябрь аенда булачак бәйрәм-Әниләр көне белән чын күңелдән котладык, чөнки ул 5 бала анасы , бәхетле әби-11 онык һәм 12 оныкчыгы бар. Сәвия апага ныклы саулык, бехетле озын гомер теләп саубуллаштык.
3 декабрь – Билгесез солдат көне. Бу-Россиянең барлык гражданнары өчен истәлекле дата. Бу көнне 1966-нчы елда Кремль стенасына Александр бакчасына Билгесез солдат кабере күчерелде. Шул уңайдан Кызыл Мишә мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре «Билгесез солдат көне» дигән тарихи сәгать үткәрделәр . Билгесез солдат көнендә кешеләр Бөек Ватан сугышы елларында Ватаныбыз өчен һәлак булганнарны искә алалар. Кремль стенасы янында урнашкан Билгесез солдат кабере Ватан геройлары турында халкыбызның онытылмавы символы булып тора. Балаларга Билгесез солдат кабере, бу көннең барлыкка килү тарихы турында сөйләделәр һәм «Билгесез солдат көне: уйлап чыгарырга ярамаган тарих»дигән презентация күрсәттеләр. Шулай ук «Мәңгелек дан һәм Мәңгелек хәтер!» дигән китап күргәзмәсе төзелде
1 декабрь көнне Тулпар ресторанында Татарстанның Атказанган мәдәният хезмәткәре, журналистларның "Бәллүр каләм " призына ия булган, 14 китап авторы Гөлсинә Галимуллинаның юбилее уңаеннан "Иҗатка багышланган гомер" дип исемләнгән иҗат кичәсе үтте. Кичә барышында юбилярның китаплары турында әңгәмә корып, китап прототиплары белән таныштырылды. Г. Галимуллина декабрь аеның 18-27 көннәрендә үзенең әсәрләре буенча үткәрелгән әдәби марофонда катнашучыларны котлады. Юбилярның якыннары, хезмәттәшләре , дуслары, каләмдәшләре котлау сүзләре җиткерделәр.
Саба китапханәсе Татарстанның Атказанган мәдәният хезмәткәре , җурналистларның “Бәллүр каләм”призына ия булган 14 китап авторы Гөлсинә Галимуллинаның юбилее уңаеннан, 18-27 ноябрь көннәрендә "Әсәрләрдә чын тормыш" дип аталган әдәби марафон уздырган иде. Марафон район, республика чикләрен узып, бөтенроссия марафонына әверелде, анда барлыгы 225 кеше катнашты. Башкортстан, Киров өлкәсе, Казан, Әлмәт шәһәрләре, Балтач, Арча, Теләче, Лениногорск, Биектау районнарындагы китап укучылар 10 көн буена Гөлсинә апаның әсәрләреннән иң мәгнәле өзекләрне үзләренең ВКонтакте битләренә куеп бардылар, дәфтәргә язып алып килүчеләрнең саны да бик күп булды. Әдәби марафоннарда беренчелекне беркемгә дә бирмәгән Саба халкы бу юлы да иң активлары булды. Район күләмендә беренчелекне -Гөлсинә апаның якташлары - Эзмә, Иләбәр авыллары алды, алардан барлыгы 39 кеше катнашты
"Бердәм Россия" партиясенең Саба җирле бүлеге һәрвакыт Әбрар Кәримуллин исемендәге район китапханәсе белән хезмәттәшлек итә . 1 декабрь көнне "Бердәм Россия" партиясенең Саба җирле бүлекчәсе башкарма секретаре Зарипов Фәрит Хәйдәр улы Саба район китапханәсенә тарихи эчтәлекле китапларын бүләк итте. Хезмәттәшлек өчен рәхмәт белдерәбез.
Әниләр көне-матур бәйрәм, ул аларга мәхәббәт, хөрмәт һәм рәхмәт белдерү өчен тагын бер сәбәп. Олы Шыңар авыл китапханәсендә әнигә бүләк ясау буенча мастер-класс үткәрелде. Әни өчен иң кыйммәтле бүләк-бала җанының бер өлешен салган кул эше. Эш барышында балалар " әнигә чәчәк»дигән кәгазь эшләнмә ясарга өйрәнделәр. Алар фантазия һәм уйдырма күрсәтә алдылар, хисләрен белдерделәр һәм хезмәт нәтиҗәләренә шатландылар.
Хәзерге заманда төрле тукымаларны буяу популярлаша бара. Кулдан буяу – эшләнмәләрне матур, модалы, оригиналь итүнең бик яхшы ысулы булып тора. 26 ноябрь көнне Шекше мәдәният йорты һәм авыл китапханәсендә Ә. Кәримуллин исемендәге Саба район китапханәсе хезмәткәрләре сумка-шоппер буяу буенча мастер-класс оештырдылар. Чарада Шекше һәм Алан Елга авылында яшәүче актив, иҗади яшүсмерләр һәм яшьләр катнашты. Кичәнең башында китапханәчеләр сумкага рәсем төшерүне ничек башкарырга, нинди нечкәлекләрне исәпкә алырга һәм рәсем бозылмасын, озак саклансын өчен ничек киптерергә кирәклеге турында аңлаттылар. Катнашучыларның һәрберсе үз идеясын һәм үз фантазиясен эшкә җикте. Нәтиҗәдә, һәркемнең уникаль, стильле, ә иң мөһиме кабатланмас сумкалары барлыкка килде.
Район китапханәсенең уку залында “Өлкәннәр” клубының чираттагы утырышы узды. Очрашуда Саба һәм Теләче районнары буенча пенсия фонды идарәсенең җитәкче ярдәмчесе Якупова Фәридә Шәүкәт кызы һәм эксперт-белгеч Хазиева Ризәлә Зәкимулла кызы катнаштылар . Аларның чыгышларының темалары: 1.Гражданнарны пенсия белән тәэмин итү тәртипләре. 2. Пенсия билгеләүдә үзгәрешләр. Әңгәмә барышында тыңлаучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга тулы җаваплар таптылар.