“Сугыш балалары, истәлекләр...” әңгәмә-очрашу

2022 елның 3 декабре, шимбә

“Сугыш хатын-кыз йөзе өчен түгел...” проектын тормышка ашыру кысаларында, Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре “Сугыш балалары, истәлекләр...” дип исемләнгән әңгәмә-очрашу үткәрделәр. Очрашу  коточкыч дәһшәтле кырыгынчы елларда киемнәрен, күлмәк-итекләрен шинельләргә алыштырган хатын-кызларга , ачлы-туклы кырыгынчы ел балаларына багышланган иде. Без Бөек Ватан сугышы еллары турында Агелова Сәвия Ихсан кызының  хәтирәләрен тыңладык. Аның авызыннан сугыш еллары, аның балачагы һәм әтисен сугышка ничек озатуы турында хисле сөйләүен  ишеттек . Сәвия әбине ноябрь аенда булачак бәйрәм-Әниләр көне белән чын күңелдән котладык, чөнки ул 5 бала анасы , бәхетле әби-11 онык һәм 12 оныкчыгы бар. Сәвия апага ныклы саулык, бехетле озын гомер теләп саубуллаштык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International