«Билгесез солдат көне» тарихи сәгать

2022 елның 3 декабре, шимбә

  3 декабрь – Билгесез солдат көне. Бу-Россиянең барлык гражданнары өчен истәлекле дата. Бу көнне 1966-нчы елда Кремль стенасына Александр бакчасына Билгесез солдат кабере  күчерелде. Шул уңайдан Кызыл Мишә мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре «Билгесез солдат көне» дигән тарихи сәгать үткәрделәр . Билгесез солдат көнендә кешеләр Бөек Ватан сугышы елларында Ватаныбыз өчен һәлак булганнарны искә алалар. Кремль стенасы янында урнашкан Билгесез солдат кабере Ватан геройлары турында халкыбызның онытылмавы символы булып тора. Балаларга Билгесез солдат кабере, бу көннең барлыкка килү тарихы турында сөйләделәр һәм «Билгесез солдат көне: уйлап чыгарырга ярамаган тарих»дигән презентация күрсәттеләр. Шулай ук «Мәңгелек дан һәм Мәңгелек хәтер!» дигән китап күргәзмәсе төзелде

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International