ЯҢАЛЫКЛАР


27
апрель, 2022 ел
чәршәмбе

«Көнчыгыш» автовокзалыннан Казан шәһәре, Аграр урамы, 8 нче йорт адресы буенча «Казан - Байлар Сабасы"төбәкара маршруты буенча автобуслар йөриячәк.

«26» апрель көнне Эзмә мәдәният йортында «Чернобыль безнең йөрәкләрдә» дип исемләнгән тематик сәгать узды. 36 ел элек нәкъ менә 1986 елның 26 апрелендә кешелек тарихында зур фаҗига була. Күп еллар узгач, бу көн кеше эшчәнлегенең мөмкин булган нәтиҗәләре, үз тормышларын куркыныч астына куеп, дөньяны радиоактив һәлакәттән коткарган кешеләр алдында түләнмәгән бурычлары турында уйланырга мәҗбүр итә. Балаларга Чернобыль фаҗигасе, Чернобыль АЭС нәтиҗәләрен бетерүдә катнашкан кешеләр турында сөйләделәр. Фаҗига турындагы хәтер халкыбызның күңелендә мәңге онытылмас яра булып калачак.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге

26
апрель, 2022 ел
сишәмбе

Пушкин картасы нигезендә 26 нче апрель бөек шагыйребез Габдулла Тукай туган көнне район үзәк китапханәсе һәм балалар китапханәсе белән берлектә "Безнең уен" дип исемләнгән интеллектуаль викторина үткәрделәр. Уенда Саба сәләтле балалар мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучылары катнашты. Уеныбыз 5 өлештән торды, һәр өлештә 4 сорау булды, укучылар сорауларны үзләре сайлап алып 1 минут эчендә җавап бирергә тиеш иделәр, дөрес җавап биргән командага баллар куелып барылды. Укучылар сынатмадылар, актив җавап биреп үз белемнәрен, осталыкларын күрсәттеләр. 

Тэги: Мәдәният бүлеге (Саба район китапханәсе)

Язның иң матур бер көнендә, карлар эреп, бозлар агып киткәч, агач һәм куаклардан хуш исле бөреләр уянган чакта, 26 апрельдә яраткан шагыйребез Габдулла Тукайның туган көнен билгеләп үтәбез. Саба район балалар китапханәсе дә Саба гимназиясенең 1 “Е” сыйныф укучылары өчен (кл.җит. Билалова А.А.) Г.Тукайның тормышына һәм иҗатына багышланган “И туган тел, и матур тел...” дип исемләнгән башваткыч уены үткәрде. Чара “Бишек” җырын сәхнәләштерү белән башланып китте. “Тукай безнең күңелләрдә” дип исемләнгән күргәзмәгә күзәтү ясалды.   Укучылар әдәби чара аша шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар, яттан Г.Тукайның шигырьләрен сөйләделәр. Чара татар халкының гимннына әверелгән “Туган тел” җыры белән тәмамланды. 
Шагыйрь калдырган иҗат мирасы татар халкының горурлыгы. Г.Тукайны зурлау, аның бөеклеген буыннардан буыннарга җиткереп бару безнең изге бурычыбыз.

Тэги: Мәдәният бүлеге (Саба район китапханәсе)

26 апрель көнне район мәдәният йортында Р.Сәгъдинең «Соңгы шүрәле» китабы буенча район мәдәният йортының «Сәяхәт» балалар театр коллективы куелышында Габдулла Тукайның туган көненә багышланган спектакль күрсәтелде.

Мәктәп укучыларында цифрлы икътисад компетенцияләрен үстерү, шулай ук мәгълүмати технологияләр өлкәсендә алдан һөнәри юнәлеш бирү максатыннан, 26 апрель көнне Байлар Сабасы «Сәләтле балалар өчен мәктәп- интернаты»нда - «Ясалма интеллект” темасына цифрлы дәрес булып узды. Әлеге дәреснең максаты: белем бирү юнәлеше һәм мәктәп укучылары арасында программалаштыру күнекмәләрен һәм  IT- индустриянең төп юнәлешләрен популярлаштыруга ярдәм итү. Чараны Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, икътисад бүлеге җитәкчесе М. М. Баһманов ачып җибәрде. Ул ясалма интеллект -  технология, роботлаштырылган техника, аналитик системаны кеше буларак акыл белән уйлау ысулларын өйрәнүче заманча фән юнәлеше турында сөйләде. Марат Мансурович шулай ук Байлар Сабасында IT-Парк ачылуын һәм аның эшчәнлеге һәм цифрлаштыру буенча Татарстан рейтингында Саба районы нинди урын алып торуын билгеләп үтте. Дәрес кысаларында укучылар ясалма интеллект турында видео язма карадылар. Шуннан соң үзләре дә ясалма интеллект буенча тренажер биремнәрен үтәделәр.

Тэги: Мәгариф идарәсе

Саба мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен интернат-мәктәбендә агымдагы ремонт эшләре бара: стеналарны буяу, мәктәп бинасында, остаханәдә вентиляцияне ремонтлау, спорт мәйданчыгын урнаштыру, ишекләрне алыштыру, котельныйда, подвал бинасында ремонт эшләре башкару. Ремонт эшләрен Саба ПМК -159 оешмасы башкара.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

2021 елның 1 июленнән гаиләне яклау оешмалары Ассоциациясе Президент грантлары Фонды тарафыннан хупланган һәм Россия төбәкләрендә гаилә ресурс үзәкләре челтәрен үстерү, профильле социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмалар җитәкчеләренең компетенцияләрен арттыру, аналитик эш алып бару һәм балалы гаиләләргә оператив ярдәм күрсәтү аша уңайлы гаилә мохите булдыруга юнәлтелгән «гаилә һәм балачакны яклау турында» гаилә-демографик проектын тормышка ашыруга кереште.

МБУ "Сабантуй" кирәк:

Хезмәткәрләр бильярд зонасы һәм спорт симуляторлары. (эш тәҗрибәсеннән башка мөмкин, түләүсез укыту үткәрелә)

Белешмәләр өчен Телефон: 2-28-08, 89377705080 Габдулманов Рамил Нурулла улы.

Хезмәткәрләрне эш урынына хезмәт автобусы белән китерү.

Тимершык авыл җирлегендә сугыш ветераннарының тол хатыннарын якынлашып килүче Җиңү көне белән Тимершык авыл җирлеге башлыгы Хазиев А.Х. Тимершык урта мәктәбе яшь армеецлары белән берлектә котладылар. Алар тол калган хатыннарга Татарстан Республикасы Президенты исеменнән котлау открыткалары һәм бүләкләр тапшырдылар.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International