26 апрель көнне Сулэ авыл клубында Курсабаш авыл мәдәният йорты белгечләре белән берлектә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 136 ел тулу уңаеннан Шигырь бәйрәме үткәрелде. Кыска гына гомер яшәп, Тукай бик зур мирас калдырган, аның яртысын диярлек балалар әдәбияты алып тора. Туган телгә, туган якка, аның табигатенә мәхәббәт ,безнең балалар өчен язылган шигырьләрдән һәм Тукайның әкиятләреннән башлана. Аның әсәрләре балаларны хезмәткә өйрәтә, намуслы, гадел, акыллы булырга өйрәтә.Балалар шагыйрьнең шигырьләрен һәм әкиятләрен укыдылар, "Бала белән күбәләк", "Маэмай" әсәрләрен сәхнәләштерделәр.