Быелгы апрель төрле холыклы кебек күренсә дә, соңгы көннәрдә җылы, кояшлы көннәре белән дә сөендерергә онытмады. Апрельның соңгы көннәре тарихтагы иң зур бәйрәм – Бөек Җиңү көненә әзерлек мизгелләре белән истә кала бигрәк тә. Бистәбезнең урамнары, биналары матураеп, башка төсмер ала бу көннәрдә. Финанс-бюджет палатасы да бу көннәрдә Бөек Җиңү көненә әзерлек эшләрен башлады. Әлбәттә, бу бинаны гади генә бизәү эшләре түгел, ә тарихыбызны барлау, горурлык һәм рәхмәт хисләре белән башкарыла торган эш. Ә алда – 9 май бәйрәменә багышланган район парады, Бөек Җиңүнең 77 еллыгын бәйрәм итү мизгелләре көтә.