«Иман нуры» дип исемләнгән мәгълүмат сәгате

2022 елның 27 апреле, чәршәмбе

20 апрель көнне Юлбат мәдәният йорты, Тенеки авыл клубы һәм китапханә хезмәткәрләре Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан «Иман нуры» дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрделәр. Татарстан Республикасы Туган якны өйрәнүчеләр җәмгыяте советы әгъзасы, Татарстан Республикасының атказанган укытучысы, тарихчы Сафин Илдар Фәтхулла улы Идел буе Болгары тарихының төп моментларының берсе – ислам динен рәсми кабул итү турында сөйләде. Катнашучылар игътибарына Идел буе Болгары тарихы һәм мәдәнияте турында китаплар һәм презинтацион материал тәкъдим итте, аларда Болгар тормышының югары үсеш алган урта гасыр цивилизациясен – һөнәр һәм сәүдә үзәкләре буларак, архитектура һәм төзелеш, һөнәри мәдәният һәм сәнгать өлкәсендәге казанышлар, рухи хәтерне торгызу турында тасвирлый. Катнашучылар шулай ук безнең авылда мәчетне реконструкцияләү вакытында төшерелгән чорның  тарихи видеоязмаларын карадылар. Динне саклаучы мөселман авылдашларыбыз бераз аралашканнан соң, намазга бастылар. Ифтарга чакырылган кунакларыбыз мул табын артында сыйландылар һәм аралаштылар. Кичә, ислам диненең барлык чараларын үтәп, дустанә атмосферада үтте. «Дин һәм сәламәтлек» дип аталган китап күргәзмәсе оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International