ЯҢАЛЫКЛАР


31
гыйнвар, 2023 ел
сишәмбе

30нчы гыйнвар көнне Казанда рус мәктәпләрендә белем алучы  укучылар өчен татар теленнән республика олимпиадасының йомгаклау этабы  булып узды.

Тэги: Мәгариф идарәсе

2023 нче ел Татарстанда милли мәдәниятләр һәм гореф гадәтләр елы дип игълан ителде. Шул уңайдан 20 нче гыйнвар көнне Яңа Мичән “Каенкай” балалар бакчасында китапханәче Сәйфетдинова Фирдәвес Ясәви кызы белән берлектә “Әбиемнең куңел сандыгы” дип аталган җанлы очрашу үткәрелде. Балалар халкыбызның үткәне,гореф гадәтләре,милли киемнәре,йолалары белән таныштылар. Милли бәйрәмнәребез белән танышу аша балаларыбызга татар халкының гомер гомергә эшчән, әдәпле, кунакчыл, ачык йөзле, миһербанлы булуын анлаттык.

Тэги: Мичән авыл җирлеге

Метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында Консультация-кисәтү

31 гыйнвар 18 сәгатьтән  1 февраль 10 сәгатькә кадәр.

2023 елның 1 февралендә кич белән Татарстан Республикасы һәм Казан шәһәрендә урыны белән томан көтелә.

    Саба районының «Камырбатыр " пекарнясы сәүдә объектларының берсендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре тарафыннан «Камырбатыр»ҖЧҖ чыгара торган он продукциясенең күргәзмә-презентациясе оештырылды. Күргәзмәнең төп максатлары-район территориясендә җитештерелә торган продукцияне кулланучылар базарына чыгару өчен шартлар тудыру, шулай ук предприятиеләр эшчәнлеген популярлаштыру һәм товар җитештерүчеләр һәм кулланучылар арасында туры элемтәләр урнаштыру.

    2023 елның 12 гыйнварында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Булат Кадыйров һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы контроль-инспекция бүлеге консультанты Рөстәм Фәрхуллин, Саба муниципаль районы Шекше авыл җирлеге башлыгы Радик Хәйретдинов катнашында, «кулланучылар хокукларын яклау турында»гы законга кагылышлы халыкка консультация ярдәме күрсәтү мәсьәләләре буенча гражданнарны күчмә кабул иттеләр.

Кече Кибәче клубында эчке һәм тышкы якта кечкенә ремонт эшләре башкарылды.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

«Татарстан Республикасы инженерлык челтәрләре баш идарәсе» ДКУ белгече Ф. И. Гыйльметдинов белән берлектә Мингәр авылында су бүлү системасын төзү буенча киңәшмә

Тэги: окс

28 гыйнварда Кызыл-Мишә мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре Халыкара студентлар көне уңаеннан “Студент тырышып укый, күңелсезләнеп  утырырга вакыты юк аның!” дип исемләнгән бәйрәм кичәсе уздырылды.

Чараның башлануы бәйрәмнең тарихы һәм аның традицияләре белән танышу булды. Аннан соң күңелле, мавыктыргыч конкурслар, уеннар узды.Чарада студентлар һәм булачак студентлар катнашты. Яшьләр һәр биремне зур кызыксыну һәм иҗади якын килү белән башкардылар, үзләренең тапкырлыкларын һәм җитезлекләрен күрсәттеләр. Кичә юмор, көлү, елмаю, яхшы кәеф атмосферасында үтте һәм бәйрәм дискотекасы белән тәмамланды.

 

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

2023 елның 29 гыйнвар көнне Тимершык авылы бозында хоккей буенча Саба район чемпионатының чираттагы уеннары уздырылды. Ярышта “Тимершык”, “Ястреб”, “Эзмә”  командалары көч сынашты.

Уен нәтиҗәләре:

“Тимершык” – “Эзмә”        6:0

“Тимершык” – “Ястреб”     8:2

 

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

30 гыйнвар көнне  Сатыш авыл җирлегенең отчет җыены булып узды. Җыенда Саба муниципаль районы Башлыгы урынбасары Р.Р. Закирҗанов, хокук саклау органнары вәкилләре, оешма җитәкчеләре  катнашты. Җыелыш башында «Татмедиа» АҖ һәм «Саба дулкыннары» АҖ әзерләгән видеоматериаллар каралды. 

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International